tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Минтимер Шәймиев Изге Болгар җирен торгызу эшләрен җиңеп чыктык, дип белдерде

ВИДЕО: Минтимер Шәймиев Изге Болгар җирен торгызу эшләрен җиңеп чыктык, дип белдерде

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Изге Болгар”җыенында “Болгар җире Россиядә бердән-бер ислам динен ирекле рәвештә кабул ителгән урын”, – дип белдерде.

“Быел Изге Болгар җирен өйрәнү — археологик яктан, тарихи яктан, фәнни яктан- нигездә, тәмамлана. Торгызу эшләрен алып бару, шушындый шартлар тудыру өчен күпме вакыт таләп ителде. Бүген Болгар җире Бөтендөнья исемлегенә кереп танылган кыйммәт. Болгар җире Россиядә бердән-бер ислам динен ирекле рәвештә кабул ителгән урын. 2010елда башланган зур эшләрне җиңеп чыктык, Аллага шөкер”, – диде ул.

Минтимер Шәймиев шулай ук Болгарда үз эшен башлап җибәргән Болгар ислам академиясенең ролен билгеләде. Аның сүзләренчә,балаларга Изге Болгар җирен күрсәтергә кирәк. Моның өчен ул махсус программа булдырырга кирәклеген ассызыклады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*