tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиев Казанда өч телдә укыта торган мәктәп булдыру нияте турында әйтте
Минтимер Шәймиев Казанда өч телдә укыта торган мәктәп булдыру нияте турында әйтте

Минтимер Шәймиев Казанда өч телдә укыта торган мәктәп булдыру нияте турында әйтте

Казанда өч телдә укыта торган мәктәп барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев ТАССР Югары Советы сайлануның 80 еллыгына багышланган республика җәмәгатьчелеге җыенында ясаган чыгышында әйтте.

“Милләтара татулыкны саклап калырга кирәк. Бу уңайдан идея бар”, – диде Минтимер Шәймиев. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бу идеяне хуплаганын белдерде.

“Минемчә, “Яңарыш” фонды катнашында заманча мәктәп төзү кирәк. Фонд үзен аклады, абруе бар. Заманча мәктәп маяк булып торырга, өч телле булырга тиеш”, – диде ул. Минтимер Шәймиев фикеренчә, аның составына балалар бакчасы да кертелергә тиеш.

Дәүләт Киңәшчесе мәктәптә төп телләр рус, татар һәм инглиз телләре булуын әйтте. “Без төрле милләт һәм телне төрле дәрәҗәдә белгән ата-аналар арасында каршылыкларны бетерә алачакбыз”, – диде ул.

“Сүз элитар мәктәп түгел, ә бөтен кеше укый алырлык мәктәп турында бара”, – дип әйтте Минтимер Шәймиев. Ул республикада белем бирү базасы яхшы булуын, моның заманча укытучылар әзерләү өчен мөмкинлекләр бирүен искәртте

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*