tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиев Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү тәкъдимен хуплады
Минтимер Шәймиев Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү тәкъдимен хуплады

Минтимер Шәймиев Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү тәкъдимен хуплады

Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирү турындагы тәкъдимне хуплады. Бу хакта мэриядә узган онлайн-брифингта Татарстан башкаласының башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Евгений Варакин хәбәр итте.

«Мактаулы исем бирү турында бик күп тәкъдимнәр килде һәм беренче чиратта алар Казанда һәм Татарстан Республикасында яшәүче битараф булмаган кешеләр тарафыннан иде», — диде ул.

«Бу инициативаны „Татарстан Геройлары“ иҗтимагый оешмасы белдерде», — дип тә өстәде. Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецов, РФ Герое Газинур Гарифҗанович Хәйруллин, Социалистик хезмәт герое Мостюков Илдус Шәйхелисламович, Россия Хезмәт герое, Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәрипович Шәймиев имза куйган.

Казанга «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен бирү тәкъдимен барлыгы 2,4 млн кеше хуплаган. Моннан тыш, Россия Фәннәр академиясенең эксперт йомгаклавы да алынган, аның нигезендә Татарстан башкаласының мактаулы исем алуга бөтен нигезе дә бар.

Барлык документлар һәм мөрәҗәгатьләр, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Советы ходатайствосы белән Россия Президенты Владимир Путинга җибәрелгән.

Алдарак Россиядә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемнәрен бирүгә тавыш бирүне РФ Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләргә тавыш бирү көнендә уздырырга планлаштырулары билгеле булган иде. Бу мактаулы исемне алуга дәгъва итүче 20 шәһәр арасында Казан да бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*