tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиев Парижда милләттәшләребез белән очрашты
Минтимер Шәймиев Парижда милләттәшләребез белән очрашты

Минтимер Шәймиев Парижда милләттәшләребез белән очрашты

1 апрельдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә Татарстан делегациясе Франция башкаласына, атаклы пианист һәм җәмәгать эшлеклесе Денис Мацуевның ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе итеп билгеләнү тантанасына килде. Концертта катнашу өчен Парижга шулай ук Татарстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры да килде.

Татарстан делегациясе составында: ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, “Яңарыш” Республика фондының башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР ның Франциядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Искәндәр Юсупов, ТР Министрлар Кабинетының Татарстан Республикасы халыкларының мәдәнияте һәм телләрен үстерү бүлеге башлыгы, ЮНЕСКО эшләре буенча ТР комиссиясе башкарма секретаре Гөлшат Нигъмәтуллина.

Минтимер Шәймиев һәм Татарстан делегациясе Денис Мацуевка ЮНЕСКОның Игелекле ихтыяр илчесе исеме бирелү тантанасында катнаштылар.

Концерттан соң, Минтимер Шәймиев Франциядә яшәүче татарлар белән очрашты.

ТР Президенты матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*