tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минтимер Шәймиев: Владимир Путинның чыгышында сүз туган телләрне кыскарту турында бармады
Минтимер Шәймиев: Владимир Путинның чыгышында сүз туган телләрне кыскарту турында бармады

Минтимер Шәймиев: Владимир Путинның чыгышында сүз туган телләрне кыскарту турында бармады

Россия Президенты Владимир Путинның телләрне өйрәнүгә кагылышлы белдерүен аңлап бетермичә фараз кылырга ярамый, ул чыгышта туган телләрне укытуны кыскарту турында сүз бармый. Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөтендөнья татар конгрессының VI cъездының пленар утырышында туган телләрне саклап калу мәсьәләсенә тәфсилләп тукталды.

“Барыбызны да борчыган мәсьәлә – туган телебезне сакларга кирәк. Бу проблема барлык милләтләргә дә кагыла, чөнки кешелек дөньясында глобальләшү процессын туктатып булмый. Техник революциянең үз юлы бар, аның үз табигате, ә шунда туган телне югалтмау – анысы безнең эш. Татар телен саклап калу беренче съезддан ук безне борчый. Нәрсә генә  әйтмик, үзгәртеп кору елларында Казанда тулы булмаган бер татар мәктәбе калган иде. Моны онытырга ярамый, ул җиңел булмады. Казан урамнарында кешеләр татарча сөйләшергә ояла иде. Без моны үзебез дә үттек, 10 ел татарча укып, монда институтка керергә русча имтихан бирә идек. Җәй буе татар балалары, имтиханга әзерләнеп, китапларны тәрҗемә итеп утыра идек”, – дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе бу нисбәттән соңгы арада Россия Президенты Владимир Путинның күптән түгел Йошкар-Олада ясаган чыгышына тукталды. “Аңлап бетермәс көе төрле фаразлар кыла башладылар. Дикъкать белән карагыз: Россия Президенты чыгышында сүз Россиядәге милләтләрнең туган телләрен кыскарту турында бармады. Киресенчә, һәр халыкның туган телен белү буенча конституцион хокукы бар дип әйтте. Аның борчылуы рус теленә кагылышлы югалтулар белән бәйле иде, ул шуларга игътибар итте. Сүз дә юк, алар безнең барыбыздан да тора, аларны бүген дә уртага салып сөйләшү кирәк. Россия стандартлары буенча бу мәсьәлә каралачак. Сез Энгель Фәттаховның (Татарстанның мәгариф һәм фән министры – Т. И. тискәрмәсе) татар телен саклап калу юнәлешендә тырышлыгын сизеп торасыз. Бу проблемаларны беләбез. Хәзер яңа стандартлар барлыкка килергә мөмкин, булмас дип тә әйтеп булмый. Шушы шартларда хәзер белем бирү системасы, аның ысуллары киләчәктәге 15-20 ел эчендә бик каты үзгәрәчәк. Барлык процессларны исәпкә алып, телебезне ничек саклап калу турында әле бик күп уйлашасы бар”, – дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Дәүләт Киңәшчесе Румыниядән килгән делегатның “барысын да эшләргә була, әмма гаиләдә сөйләшергә кирәк” дигән сүзләрен үрнәк итеп китереп, моның өчен рәхмәтен җиткерде. “Гаиләдә сөйләшергәме дигән шик туа икән, нәрсә турында сөйләшергә була?! Бүген туган телебезне саклау үзебездән, татарлардан тора. Без үзебез тотынсак, эшли алабыз. Бу киләчәкнең дә киләчәге. Бөтен акылыбызны туплап, бу мәсьәләләр белән шөгыльләнергә язсын”, – дигән теләктә калды ул.

Минтимер Шәймиев Татарстанда чуваш, мари, удмурт һәм башка телләрдә белем бирә торган 148 мәктәп эшләвен, ә якшәмбе мәктәпләрендә 25 милләт телендә дәресләр баруын әйтте. “Безгә төрле мөмкинлекләрне яхшылап файдаланырга кирәк, – дип, ул төбәкләрдә эшли торган мохтарият җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте. – Сез анда эшлисез, салым түлисез, бу мәсьәләләрне ныклап куярга кирәк. Кайткач, Татарстанда татар телен генә түгел, башка милләтләрне дә кайгырталар, башка телләрдә дә мәктәпләр эшли, дип сөйләргә кирәк. Аны килеп карарга була. Бу – барыбыз өчен дә конституция хокукыбыз, беркем тыймый. Стандартлар алар барлыкка килер, ил буенча алар бар, аларны тагын да җайга салырга кирәк. Туган тел булмасын дигән сәясәт юк илдә. Республикада әйтеп торасы да юк”.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*