tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минзәлә районында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде
Минзәлә районында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде

Минзәлә районында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде

Әлеге чара Минзәлә татар гимназиясендә узды.

– Без кеше тормышында аның туган теленең ни дәрәҗәдә мөһим роль уйнавын истә тотарга тиеш, – дип билгеләп үтте район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев. – Туган телеңне яратып, белеп кенә башкаларга хөрмәт белән карарга була. Шулай ук без барыбыз да беләбез, күбрәк телләр белгән саен кешенең акыл үсеше дәрәҗәсе дә югарырак.

Чарада Татарстан Республикасы халыклары ассамблеясенең Минзәлә районындагы вәкиллеге җитәкчесе урынбасары Гөлнара Титова да чыгыш ясады. Ул ассамблея вәкиллеге каршында татар, рус, башкорт, рус, мари, әрмән, хутор казаклары, керәшеннәрнең милли-мәдәни җәмгыятьләре эшли, алар һәм районда башка милләт вәкилләре дә дус, тату яшиләр, дип билгеләп үтте.

Аеруча «Уен» бию ансамбле, «Энҗе бөртекләре» вокаль ансамбле, «Сәяр» театр түгәрәге, 2нче мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Ләйлә Сафина, гимназиянең 11 сыйныф укучысы Лилия Галимҗанова, 1нче мәктәпнең 9 сыйныф укучысы Самат Камалов чыгышларын билгеләп үтәсе килә.Аларның чыгышлары татар милләтенең асылына тошендерде.

Чарага тамашачылар сыйфатында килгән ата-аналар да үз фикерләре белән уртаклаштылар.

Динара Акматова, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты:

– Туган телне саклауда нәкъ менә гаилә мөһим роль уйный, дип саныйм. Әгәр дә, беренче чиратта, көнкүреш дәрәҗәсендә без туган телебездә аралашабыз икән, әлбәттә, аны саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен бөтен мөмкинлекләребез бар.

Чара барлык катнашучылар һәм тамашачыларның өч телдә – татарча, русча һәм инглизчә “Туган тел” җыры башкаруы белән тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*