tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Минзәлә төбәгендә язучылар белән очрашу булды
Минзәлә төбәгендә язучылар белән очрашу булды

Минзәлә төбәгендә язучылар белән очрашу булды

Минзәлә районының Тупач авылындагы мәдәни үзәк чын мәгънәсендә гөрләп тора, мәдәни, музыкаль чаралар бер-бер артлы уза. Ел саен районыбызга танылган язучылар – Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин, драматург, язучы, Мәхмүт Кашгарый исемендәге халыкара премия лауреаты Айгөл Әхмәтгалиева, шагыйрә, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты Әлфия Ситдыйкова, яшь шагыйрә, «Бэлла» премиясе лауреаты Лилия Гыйбадуллина киләләр.

Быел Тупач авылы үзешчәннәре Айгөл Әхмәтгалиеваның «Сагынган чакларымда» драмасыннан өзекләр сәхнәләштергәннәр. Авыр сугыш елларының бар михнәтен үз җилкәләрендә күтәргән хатын-кызларыбызга багышланган бу әсәр бар халыкны тетрәндерде. Язучылар һәркайсы үзләрен борчыган проблемалар хакында фикер алыштылар, иҗатлары белән якыннан таныштырдылар, тел һәм милләт язмышы хакындагы уйлары белән бүлештеләр. Авыл китапханәсенә китапларын бүләк итеп бирделәр.

«Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиева үзенең яңа басылган «Ак читек», «Туташ» романнары, Чаллыда басылучы «Ислам нуры» газетасы белән таныштырды.

Факил Сафин авыллардагы бүгенге вәзгыять, телебезнең юкка чыга баруы турында тәфсилләп сөйләде. Чыгыш ахырында үзенең «Ничекләр мәхәббәт булмасын?» шигырен укып, тамашачыда бәйрәм рухы уятты.

Шагыйрә Әлфия Ситдыйкова тел һәм милләт язмышына, татарның киләчәгенә кагылышлы фикерләрен җиткерде: «Халык гаме, милләт гаме яши күңелләрдә. Заманалар үзгәреп тора, әмма мин ышанам, телебезгә, китап укуга, авылларга булган караш та вакытлар узу белән үзгәрер, шәт», – диде ул. Милләт, әхлак тамырының, милли тәрбиянең нигезе авылда икәнен ассызыклап, шагыйрә кендек әбисенә багышлаган нәсерен, «Авылыма кайтам» шигырен укыды.

Яшь шагыйрә Лилия Гыйбадуллина: «Мәгънәле, уйландыра торган әйберләр тормышыбыздан китеп бара. Үз телен, гореф-гадәтләрен, меңъеллык әдәбиятын, җыр-моңнарын саклап яшәгән милләт кенә тарих төпкелендә югалып калмаячак, ә боларны белмәгән кеше мескен хәлендә»,– дип фикерен белдерде.

Кичә азагында кунакларга «Рәхмәт хатлары», бүләкләр тапшырылды.

http://sptatar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*