tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мирас» фестивале быел рекордлы санда катнашучылар җыйды
«Мирас» фестивале быел рекордлы санда катнашучылар җыйды

«Мирас» фестивале быел рекордлы санда катнашучылар җыйды

28 апрельдә Самара шәһәрендә, «Заря» мәдәният йорты бинасында, өлкә балалары һәм яшүсмерләре арасында ХХII “Мирас” татар мәдәнияте  фестиваль-конкурсы узды. Аның максаты — югалып баручы гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, телебезне, милләтебезнең милли бизәкләрен, ядкарь-истәлекләрен барлап, кадерләп саклап, яңа буыннарга тапшыру.

Чара Самара өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе, Самара өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте, Самаар шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе, региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы, өлкә «Болгар мирасы» фонды һәм башка татар оешмалары катнашында оештырылды. Фестивальнең мөдире, үткән елдагыча, талант иясе, автор-башкаручы Искәндәр Зиннур улы Сәетов булды.

Билгеле булганча, бу бәйге өлкәбездә яшәүче сәләтле балаларны һәм яшүсмерләрне эзләп табу һәм аларда иҗат чаткысы кабызып, талантларын халыкка күрсәтү белән шөгыльләнә. Сәләтле яшьләрне ачыклау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру максатыннан оештырылган бу күркәм иҗат бәйгесе быел рекордлы санда катнашучылар җыйды. 448 конкурсант — мәктәп укучылары һәм студентлар биш яшь төркеменә бүленеп, «Вокал», «Музыка коралы», «Бию», «Нәфис укылыш», «Декоратив-гамәли иҗат» номинацияләре буенча бәяләнделәр.

Самара шәһәре бу көнне мәртәбәле кунакларны — Казаннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Халык артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры, опера һәм эстрада җырчысы, Тукай бүләге иясе Венера Әхәт кызы Ганиеваны, «Салават» җыр театры баянчысы Ильфат Васыйх улы Шәеховны, Уфадан вокал буенча югары категорияле педагог, җырчы, музыкант, композитор Лилия Мирсат кызы Вахитованы каршы алды.

Беренче бүлек сайлап алу туры буларак үтте. Һәр катнашучы йә җырлап, йә музыкаль уен коралында уйнап, йә биеп, йә шигыйрь сөйләп, йә күргәзмәдә үзенең кул эшләренен, рәсемнәрен урнаштырып,  осталыгын күрсәтте. Бәйгедә катнашучыларга Венера Әхәт кызы Ганиева җитәкчелегендәге жюри бәя бирде. Иртәнге сәгать уннан көндезге сәгать өчкә кадәр жюри әгъзалары сайлап алу мәшәкатьләрен башкардылар.

Жюрига — Казаннан, Уфадан килгән мәртәбәле кунаклар һәм Самараның мәдәни уку йортлары мөгалимнәре Афанасьев Евгений Алексеевич, Селезнев Валентин Иванович, Гыйззатуллин Рәшит Әнвәр улы, Емельянов Олег Николаевич, Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә Әхмәтзыя кызы Фәйзуллина, татар һәм рус телле “Самар татарлары” дип аталган мәгълүмат медиа-порталының редакторы Римма Равил кызы Нуретдинова, Самар өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сән­гать остасы, “Алтын инә” тегү остаханәсе ху­җабикәсе Гөлнара Мидхәт кызы Насыйрова да кертелгән иде.

Беренче бүлек тәмамлангач, жюри әгъзалары нәтиҗә ясаган арада, фойеда конкурсантлар, кунаклар һәм тамашычылар тәмле пылау ашап, чәй эчеп, тамак ялгап алдылар һәм кабат залга кереп утырдылар. Сайлап алу туры узганнан соң тамашачыларны иң шәп номерлардан торган гала-концерт көтте.

Фестивальне алып баручы Алия Галиуллина тамашачыларны сәламләгәч, сүзне мөфтиебез Талиб хәзрәт Яруллинга, Самар өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Имран улы Горлановка һәм Самар өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүровка бирде. Мөхтәрәм кунаклар — Самар өлкә хөкүмәте һәм шәһәр администрациясе вәкилләре  Бушина Ольга Николаевна, Дмитрий Александрович Долганов та күркәм чыгышлар ясадылар, әлеге чараны оештыручыларга, иганәчеләргә рәхмәтләрен әйтеп, ошбу яшь талантларга мәйдан бирүче фестивалне алга таба да дәвам итүләрен теләп калдылар.  Шулай ук «Заря» мәдәният йорты мөдире Галия Миннәхмәт кызы Соболева  шәһәр администрациясенең Мактау грамотасына лаек булды.

Йомгаклау концерты тамашачы алкышлавы астында барды. Иң яхшы 20 номер тәкъдим ителде. Залдагы халыкның авызлары җыр көенә кыймылдап, аяклары тыпырдап торды. Башкарылган җырлар-биюләр, укылган шигырьләр тел-теш тидерерлек түгел иде.

Ниһаять, лаеклы урыннарны яулаганнарның исемнәре яңгырады. Һәр төркемдә җиңүчеләр “Мирас” бәйгесе лауреаты исеменә лаек булдылар, бүләкләр һәм дипломнар алдылар.

Фестиваленең вокал юнәлеше буенча Гран-прие Саитова Альмирага бирелде. Беренче дәрәҗәдәге лауреатлар исеменә Нәҗметдинова Айгөл, Хәйдәршина Алсу, Мәхмүтова Фәрзәнә, Сәнҗапов Ришат лаек булдылар. Икенче дәрәҗәдәге лауреатлар арасында — Салимов Айрат, Кашапова Эмилия, Галиев Алмаз, өченче дәрәҗәдәге лауреатлар арасында — Ибраһимова Агиля, «Чәчәк» дуэты (Шарифуллина Ләйсән, Мостафина Самира), Кәримова Алсу, «Элегия дуэты, Гыйльметдинова Ләйсән.

«Музыка коралы» номинациясенең беренче дәрәҗәдәге лауреатлары исеменә Мәүлүтов Абдул-Малик һәм Рамазанов Хәмитның баян дуэты, Шаехов Әмир, Фәйрукшина Әлфия, Саитова Альмира лаек булдылар.

Бию юнәлеше буенча Гран-при «Яктылык» татар мәктәбенең «Йолдыз» ансамбленә бирелде, ә беренче дәрәҗәдәге лауреат исеменә Иске Ярмәк авылының «Ак каен» балалар ансамбле лаек булды.

«Нәфис укылыш» номинациясендә иң яхшысы дип «Яктылык» татар мәктәбе укучысы Шәкүрова Гүзәлия табылды. Икенче урынны Камышлы авылыннан Минһаҗев Дамир һәм Иске Ярмәк авылыннан Сәләхова Альмира, өченче урынны Камышлыдан Минһаҗев Нияз, «Яктылык» татар мәктәбеннән Исламия Гарипова, Гали авылыннан Гөлсем Мөхәммәдъярова үзара бүлештеләр.

Гатауллина Самирә һәм Алия, Абдрахимова Алсу,  Еналиева Ләйлә, Мирзаева Мәдина, Гыйматдинова Регина, Шахмурадова Адилә «Декоратив-гамәли иҗат» номинациясенең призерлары булдылар.

Финалистларга бик күп иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылды. Башкаручылар арасындагы лауреатларга жюри әгъзалары тарафыннан Казанда үтәчәк “Сандугач” Халыкара яшь башкаручылар бәйгесендә, Уфада үтәчәк «Тургай» милли вокал бәйгесендә һәм «Сәләт» телевизион фестивалендә катнашу өчен, профессиональ студияләрдә җырлар яздыру өчен күптөрле сертификатлар да бирелде. Бу исә иң зур бүләкләр булгандыр, минемчә.

«Декоратив-гамәли иҗат» номинациясендә җиңүчеләргә жюри әгъзасы — Самар өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сән­гать остасы, “Алтын инә” тегү остаханәсе ху­җабикәсе Гөлнара Мидхәт кызы Насыйрова да үзе чиккән калфакларын өләште, милләтебезнең кием атрибутикалары булган калфак һәм изү эшләргә өйрәтү буенча мастер-классларында катнашу өчен сертификатларын таратты.

Киләчәктә дә “Мирас” фестивале яңадан-яңа сәләтләрне ачу эшенә үз өлешен кертер, дип ышанабыз. Татар балалары арасында яшеренеп ятучы талант ияләре байтак бит әле.

http://samtatnews.ru

Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*