tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мирас” фестиваленә әзерлек эшләре тулы көчкә бара
“Мирас” фестиваленә әзерлек эшләре тулы көчкә бара

“Мирас” фестиваленә әзерлек эшләре тулы көчкә бара

I Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте фестиваль-бәйгесенә санаулы көннәр калып бара. Аңа  әзерлек эшләренең иң кызган чагы. Кичә, 28 мартта, өлкә Халыклар дуслыгы йортында фестивальне оештыру комитетының чираттагы утырышы узды.

Чарада өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров, бу оешмаларның директоры Фәрхәт Мәхмүтов,  “Мирас” фестивале директоры Искәндәр Сәетов, бәйгегә әзерлек буенча җаваплы, Самарның “Яктылык” татар мәктәбе тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  Айназ Фәхретдинов һәм мәктәпнең хореографы Инзилә Гыйззәтуллина катнаштылар.

Искәндәр Зиннур улы оештыру комитеты әгъзаларын әзерлек эшләренең барышы белән таныштырды.

— Бүгенге көнгә чарада катнашу өчен 184 гариза кабул ителде. Бәйгечеләр (500гә якын кеше) өлкәбезнең төрле төбәкләреннән, Татарстан, Башкортостан һәм Чувашстан Республикаларыннан, Пенза, Ульян, Оренбург өлкәләреннән, Краснодар төбәгеннән киләчәкләр. Төркмәнстаннан, Казахстаннан, хәтта Кытайдан да катнашучылар була. Фестиваль кысаларында мастер-класслар, танылган мәдәният эшлеклеләре белән очрашулар көтелә,  — дип сөйләде ул.

Утырышта фестиваль кунакларын, жюри әгъзаларын каршы алу, катнашучыларны, төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләү һәм башка оештыру эшләре турында сүз барды. Оештыру комитетының киләсе утырышы 3 апрельдә шулай ук өлкә Халыклар дуслыгы йортында узачак.

Хөрмәтле милләттәшләребез! I Халыкара “Мирас” татар мәдәнияте  фестиваль-бәйгесендә үзегез яисә балаларыгыз, якыннарыгыз катнашырга тели икән,  ашыгыгыз – гаризалар кабул итү 30 мартта тәмамлана. Гаризаларны оештыру комитетына ([email protected], [email protected] электрон адресларына) язып җибәрергә кирәк.

 Фестиваль 6-7 апрельдә Самарның “Заря” мәдәният сараенда узачак.

Посмотреть на карте Самары

Алия АРСЛАНОВА,
Самара шәһәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*