tatruen
Баш бит / Яңалыклар / МИРАС татар мәдәни үзәге Канадада Татарстан һәм Башкортостан мәдәниятен халыкара туристик фестивальда тәкъдим итте
МИРАС татар мәдәни үзәге Канадада Татарстан һәм Башкортостан мәдәниятен халыкара туристик фестивальда тәкъдим итте

МИРАС татар мәдәни үзәге Канадада Татарстан һәм Башкортостан мәдәниятен халыкара туристик фестивальда тәкъдим итте

Канадада актив эшчәнлек алып баручы МИРАС татар мәдәни үзәге Башкортостан һәм Татарстан республикалары мәдәниятен һәр ел уза торган халыкара туристик фестивальда тәкъдим итте.

19-21 октябрьдә Монреальдә оештырылган 30-нчы , юбилейлы, туристик продукцияләр ярминкәсе “Salon Internationale de Tourisme et Voyages” гөрләп өч көн буена дәвам итте.
Төрле өлкәләрне үз эченә алган 400 дән артык туризмга кагылышлы бизнес вәкилләре үз проектларын 36 мең тамашачыга күрсәтте.

Билгеле булганча, бу кадәр күренекле халыкара масштаблы ярминкәдә тулы павильон ачу һәр оешманың кулыннан килә торган эш түгел.

Әмма МИРАС үзәге, «Наследие Квебека» (Société de Patrimoine et Expression du Quebec) оешмасы вәкиле буларак, бу мөмкинчелек белән файдаланып, күргәзмәдә катнашу бәхетенә иреште.

Дистәләгән фольклор группалар тамашачыларга 20-минутлы программа хәзерләгән иде. МИРАС вәкилләре дә җырлар, биюләр аша Башкортостан һәм Татарстан регионнарының мәдәниятен дә, туристик потенциалларын да күрсәтеп, чит илләрдә зур кызыксыну уятты. Шулай ук, күпмилләтле тамашачыларны моңлы һәм дәртле татар- башкорт көйләре, җыр – биюләре белән якыннан таныштыру өчен бу бик әйбәт шанс түгел мени ?!

Шуның өстенә, бер ничә сәгәть буе “МИРАС”лыларның киоскы да эшчәнлек алып барды. Картада регионнарны күрсәтеп, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирү, Башкортостан, Казан турында реклама буклетлары тарату, чәк-чәктән авыз итеп карату кебек бик җаваплы эшне киоск хуҗабикәсе кунакчыл, мөлаем, күп телләр белгече Аида Даутова искиткеч оста алып барды. Иң күп халык төркеме дә көне буе “МИРАС” киоскы каршында иде.Чыннан да бу киоск – тиз генә оештырылган мәдәни (посольство) илчелекне хәтерләтеп торды.

Алсу Ульмашева җитәкчелегендә башкарылган «Су буенда» һәм «Бәйрәм биюе» номерларында Әдиля Усманова, Алсу Ульмашева, Зилә Миргалиева, Элина Мусина катнаштылар.

Әдилә Усманова, Эрика Эллингсен дуэты традицион «Умырзая», «Әпипә» җырларына кушып, яшьләренең популяр булган «Tout le bonheur du monde» җырын француз һәм татар телендә тәрҗемә белән башкарып, тамашачы күңелен яулады, җылы алкышларга күмелде. Олы рәхмәтебез шуна ике җыр һәм вокал укытучыларына Лилия Байрашова белән Камила Фасхутдиновага. Аларның ярдәме белән, яшь кызларның чыгышлары да яңа алымнар белән тулыланып, халыкны шаккатырды. Кечкенә артисткалар триосы Ева Байрашова һәм Камиля Усманова, вокал укытучылары Камила Фасхутдинова белән башкарган “Кәрия-Зәкәрия” җырлы биюләренә беркем дә битараф калмады. Бөтен зал кушылып җырлап-биеп, аларны куәтләп торды.

Ә башкорт мәдәниятен Оттавадан махсус килгән дусларыбыз Руслан Сөләйманов белән Мурат Кучум бик күркәм чыгышлар белән баетты. Курай моңы, дарбук барабаны ритмының “Карт солдат маршы”, “Любизар” көйләре бай колорит белән программаны уңышлы итеп тәмамларга ярдәм итте.

Россиянең генераль консулы Юрий Вартанович Беджанян «Мирас» ны уңышлы чыгышлары белән тәбрикләп, Россиянең алдынгы регионнарын дөньякүләм масштабта күрсәтү бик мөһим икәнлеген ассызыклады. Россия буенча сәяхәт белән кызыксыну арта, туристларны Канададан, Төньяк Америкадан кунакка чакыру, мәдәният элемтәләрен ныгытуда бик зур адым икәнен күрсәтте.

Монреальнең иң танылган Бөтендөнья туризмы “House of Travel” компаниясенең тәҗрибәле белгече Анна Мельканова белән танышу һәм аннан җылы сүзләр ишетү бик тә урынлы булды. Шулай ук олы рәхмәтебезне Казандагы Туристик комитетына әйтәсе килә!

МИРАС татар мәдәни үзәге
Монреаль, Канада

Один комментарий

  1. Зөлфия

    Канаданын, МИРАС кызларына афарин ! Сезнен, белэн горурланабыз , без һэр вакыт сезнең белэн!

Фикер калдырырга Зөлфия Отмена

Обязательные поля отмечены *

*