tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мирас» татар музыкасы фестивалендә яшь композиторларның премьералары яңгыраячак
«Мирас» татар музыкасы фестивалендә яшь композиторларның премьералары яңгыраячак

«Мирас» татар музыкасы фестивалендә яшь композиторларның премьералары яңгыраячак

Быел Нәҗип Җиһанов исемендәге V «Мирас» Татар музыкасы фестивале концертларында премьера буларак Эльмира Галимова, Илдар Камалов, Эльмир Низамов, Илһам Байтирәк, Рушана Брандангер-Хәйбуллина (Норвегия) һәм Ильяс Камал әсәрләре яңгыраячак. Программа Татарстан Дәүләт симфоник оркестрның рәсми сайтында урнаштырылган.

V «Мирас» Татар музыкасы фестивале концертлары Казанда 15, 18, 22 гыйнвар көннәрендә үтә. Ул ТАССРның 100 еллыгына багышлана. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе — Александр Сладковский. Арт-директор — Вадим Дулат-Алиев.

Концертларның берсе Салих Сәйдәшевның тууына 120 еллыгына һәм Җәүдәт Фәйзинең тууына 110 еллыгына багышлана. Программага Сәйдәшевның «Сүнгән йолдызлар», «Наемщик», музыкаль драмаларыннан, Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясеннән өзекләр кертелгән.

Концертларда Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин, Мирсәет Яруллин, Шамил Шәрифуллин, Фасил Әхмәтов, Аллаһияр Вәлиуллин әсәрләре яңгырый.

Премьералардан Эльмира Галимованың кыл-кубыз белән оркестр өчен «Чатыр-Тау» риваяте, Илдар Камаловның «Батыр йокысы» операсыннан увертюра, Эльмир Низамовның «Нардуган» бәйрәм увертюрасы, Илһам Байтирәкнең «Тулпар» симфоник картинасы, Рушана Брандангер-Хәйбуллинаның «Иске Казан» альт көе һәм Ильяс Камалның Илһам Шакировка багышлавы тәкъдим ителәчәк.

Дирижерлар — Ринат Халитов, Айрат Кашаев, Василий Валитов.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*