tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мирсәет Яруллинның 75 еллыгына багышланган музыкаль кичә үтте
Мирсәет Яруллинның 75 еллыгына багышланган музыкаль кичә үтте

Мирсәет Яруллинның 75 еллыгына багышланган музыкаль кичә үтте

Бүген Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Мирсәет Яруллинның 75 еллыгына багышланган музыкаль кичә үтте.

Искә алу кичәсендә Татарстанның мәшһүр коллективлары һәм солистлары – Ринат Халитов җитәкчелегендәге «Татарика» халык уен кораллары оркестры, Анна Гөлишәмбәрова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» оркестры, Виталий Харисов җитәкчелегендәге «Маятник» заманча музыка ансамбле, Зилә Сөнгатуллина, Шамил Монасыйпов, Айрат Имашев, Идрис Газиев, Гөлнара Рәхимова катнашты.

Билгеле булганча, Мирсәет Яруллинның сәнгать эшлеклеләре, язучылар, шагыйрьләр арасында күп кенә якын дуслары бар иде. Тынгысыз көйязар бик күп сәхнә әсәрләренә музыка иҗат иткән. И.Юзиев, Г.Мөхәммәтшин, М.Шабаев, Т.Миңнуллин һәм шактый драматургларның әсәрләрен үзенең музыкасы белән бизәде.

М.Яруллин 1977-1989 елларда Татарстан Композиторлар берлеген җитәкләде, ә Казан дәүләт консерваториясенең татар музыка сәнгате факультеты деканы вазифасын соңгы көннәренә кадәр башкарды.

Композитор М.Яруллин, шулай ук, күләмле әсәрләр дә иҗат итте. Шагыйрь Ринат Харис белән алар иҗади дуслар иде. Ә инде бергә язган «Кеше» ораториясе өчен алар 1972 елда Муса Җәлил премиясенә лаек булдылар. Ринат әфәнденең бик күп җырларына композитор көйләр язды. Алар бүген дә халык тарафыннан яратып кабул ителә.

Мирсәет ага тормышта бик кызыксынучан кеше иде. Ул фотографиягә төшерергә яратты. Яраткан каласы – Казан пейзажларын аеруча оста эләктереп ала торган иде. Олугъ композитор белән үткәрелгән соңгы әнгәмәдә Intertat.ru газета укучыларына ул эч серләрен дә сөйләде. «Кече Сонда безнең нигез юк инде. Авылга кайткач, мине шул пар каен гына каршы ала, алма бакчаларыбыз да мал-туар тоягы астында кадерсезләнеп ята… Музей торгызу хакында күпме генә сүзләр алып барсам да, җитәкчеләр тарафыннан ышандырулар гына ишеттем. Төзелә башлаган бинаның да кирпечләрен ташып бетерделәр инде. Үзем исән чакта кайда ниләр булганын сөйләп-күрсәтеп калыр идем дә, мөгаен, музей эшен башкарып чыга алмам инде…», – дип уфтанып сөйләгән иде ул.

Бүгенге көндә Мирсәет Яруллинның күпсанлы шәкертләре калды. Остазның моңнары татар милләтенә әле байтак еллар хезмәт итәр.

Мөршидә Кыямова,
Интертат

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*