tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мирсәид Солтангалиевның Татарстан төзелүгә керткән өлеше нинди?
Мирсәид Солтангалиевның Татарстан төзелүгә керткән өлеше нинди?

Мирсәид Солтангалиевның Татарстан төзелүгә керткән өлеше нинди?

13 февраль көнне Мәскәүдә академик, тарихчы Индус Таһировның “Дәүләт эшлеклесе Мирсәид Солтангалиев шәхесе һәм хәзерге Россиядә федерализм мәсьәләсе” дигән темага лекциясе узачак. Галимнең Мәскәү татар җәмәгатьчелеге белән очрашуын “Татар Штабы” оештыра. Чара Татарстан оешуның 100 еллыгына багышлана.

Күренекле тарихчы Индус Таһиров лекциясе татар тарихы, күренекле шәхесләр, Татарстанның 100 еллык юбилее, татар телен саклау, федерализм проблемасы турында узачак. Шулай ук Татарстан төзелүгә зур өлеш керткән Мирсәид Солтангалиев шәхес турында да сүз булачак. Быел Сталинның беренче корбаны Солтангалиевнең атып үтерелүенә 80 ел тулды.

Индус Таһиров белән очрашуда студентлар, яшьләр һәм татар зыялылары катнашачак. Лекция кичке алтыда башлана.

Татар Штабы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*