tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мирза Мәхмүтов премиясе лауреатлары кемнәр булыр?
Мирза Мәхмүтов премиясе лауреатлары кемнәр булыр?

Мирза Мәхмүтов премиясе лауреатлары кемнәр булыр?

Мәгариф өлкәсендә зур казанышларга ирешкән педагогларыбызга әледән-әле Татарстанның яки Россиянең атказанган я халык укытучысы дигән мактаулы исемнәр бирелеп киленә. Әле республикабызда ике укытучы, ил таркалганчы, «СССРның халык укытучысы» исемен дә «эләктереп кала» алды. Шуларның берсе – милләттәшебез, озак еллар Казандагы 55 нче урта мәктәпне җитәкләгән, әле лаеклы ялга чыккач та, 15 еллап мәркәзебезнең 13 нче татар гимназиясендә өстәмә белем бирү педагогы булып эшләгән Әнәс ага Сәлахов.

Заманында новатор педагогларыбызны, мактаулы исемнәрдән тыш, К.Д.Ушинский һәм Н.К.Крупская медальләре белән бүләкләү дә гадәткә кергән иде. Әлеге медальләргә лаек булучылар арасында республикабыз мөгаллимнәренең дә булуы аеруча сөенечле. Әйтик, «Әлифба» дәреслеге авторларының берсе – Сәләй ага Вагыйзов К.Д.Ушинский медале иясе булса, ә инде илебездә проблемалы укыту юнәлешенә нигез салган һәм, әйтергә генә ансат, 18 ел буена Татарстан мәгариф министрлыгын җитәкләгән Мирза ага Мәхмүтов Н.К.Крупская исемендәге Дәүләт премиясе иясе иде.

Иҗади эшләүче мөгаллимнәребез хезмәтен бәяләү өчен республикабызда исә Ризаэддин Фәхреддин һәм Каюм Насыйри исемендәге премияләр дә булдырылган.
Бу җәһәттән, быелгы Халыкара укытучылар көне моңарчы булганнарыннан үзгәрәк булачак. Ни өчен дисезме? Татарстанда бу көнне өр-яңа Дәүләт премиясенең тәүге лауреатлары мәгълүм булачак. Ачыклык кертик. Узган ел азагында Татарстан Президенты Р.Миңнеханов Указы нигезендә фәнни-педагогик эшчәнлекләрендә аеруча нәтиҗәле хезмәт куйган Татарстан мөгаллимнәрен бүләкләү өчен Мирза Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премияләрен бирү гамәлгә кертелгән.

5 октябрь – Халыкара укытучылар көненә багышланган тантанада ел да бу премиянең ике лауреаты исемнәре игълан ителә. Лауреатларга мактау билгесе – медаль, диплом һәм 100 әр мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылачак. Яңа премияне дәгъва кылучы намзәтләр арасында безнең «Мәгариф» журналының иң актив автор галимнәре дә бар. 6 октябрьдә Казанда узачак Халыкара укытучылар көненә багышланган тантанада алардан берәрсенең Мирза Мәхмүтов исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты исеменә лаек булуын да ишетергә язсын иде.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*