enrutat
Баш бит / Мирҗәмнән Бибисара апа: “Аллага шөкер, мин бик бәхетле”
Мирҗәмнән Бибисара апа: “Аллага шөкер, мин бик бәхетле”

Мирҗәмнән Бибисара апа: “Аллага шөкер, мин бик бәхетле”

Арча районы Мирҗәмдә яшәүче Бибисара Корбанованы 95 яшълек юбилее белән котларга район башлыгы Илшат Нуриев килде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк  тапшырды.

– Исән-имин булыгыз, тагын биш елдан 100 яшьлегегез белән дә котларга киләчәкбез әле, – диде Илшат Нуриев ветеранга изге теләкләрен җиткереп.

– Амин, шулай булсын. Әле кайчан гына 90 яшьлегем белән котлаганнар иде. Менә бит, биш ел үтеп тә киткән, – диде аңа җавап итеп Бибисара апа.

Үткәннәргә бер әйләнеп кайтыйк әле, дигәч, юбиляр шул сорауны гына көткән кебек бәйнә–бәйнә сөйләде дә сөйләде. Һәр мизгелен шулай яхшы хәтерләвенә исең китәрлек. Гомумән, өлкәннәр белән аралашканда шуңа игътибар итәсең, алар кичә нәрсә ашаганнарын хәтерләмәскә мөмкиннәр, ә менә үткәннәре турында, үзәкләренә үткәнгәме, кичә генә булгандай сөйли алалар.

Бибисара апа Мирҗәм авылында туып–үскән. Укырга мөмкинчелеге булмаган, дүрт сыйныф кына тәмамлап калган.

– Минем әни 16 яшеннән кияүгә чыккан. Тик никахлары бик кыска гомерле булган, тугыз ел гына бергә яшәгәннәр. Әни ике кечкенә бала белән тол калган, – дип әнисе турында сөйләп китте ул. – Әти вафатыннан соң тормыш артка китте, бик ярлы яшәдек.

Әнисе искиткеч уңган кеше була аның. Сөлек саласы, чыккан кулларны утыртасы булса да аның янына килгәннәр, кендек әби дә булган, аш–суга да осталыгы белән танылган. Кияүгә димләп караганнар үзен. Берсендә алып та киткәннәр. Тик басу капкасын чыккач, өйдә әйберем калган, дип кире кайткан һәм йоклап яткан бер гөнаһсыз сабыйларын күреп, аларны калдырып китә алмаган.

Бибисараның да әнисе кебек эшкә кулы барган. Сугыш вакытында төрле җаваплы хезмәтләр башкарган.

– Бөгелмәгә җибәрделәр безне. Кайткач бераз совхозда эшләдем дә, Шәмәрдән урманына юл тоттым. Урман кисәргә. Көн саен биш кубометр агач кисә идек. Аннан окоп казырга җибәрделәр. Суыкта балта, ломнар белән көн саен 6–8әр окоп казый идек. Аякка кияргә чабатам бетте дә, кайтып киттем. Ат чанасына утырып Казанга кадәр оекчан кайттым. Бармакларым өшегән иде. Авылда мин кайтканны хуҗалык рәисе белеп алган бит. Килеп керде өйгә. Үлчәүче булып торырга кушты. “Мин 4 сыйныф кына бетергән бит, счет та сала белмим”, – дим. Өйрәнерсең, өйрәтерләр, диде. Аннан баш конюх булдым, 41 ат карадым, бригадир иттеләр, – диде ул.

1949 елда Бибисара апа Җәләлетдин исемле авылдашына кияүгә чыга.

– Өйләнгән кеше иде ул. Хатыны суык тидереп үлеп китте. Икенче хатынлыкка мине димләделәр. Миңа булышкалап та йөрде, ягарга утыннары, ашарга икмәкләре дә бар иде, шуңа кызыктым шул, – диде Бибисара апа. – Ирем миннән биш яшькә олы иде. Ун бала таптым. “Төшермисең, үз бәхетләре үзләре белән”, – диде. Алтысы исән–сау менә, өчесе кечкенә вакытта үлде, берсе яшьли вафат булды. Хәзер сөенеп туя алмыйм, ярый әле тапканмын һәм үстергәнмен дим. Киленнәрем, кияүләрем бик әйбәт, 15 оныгым, 13 оныкчыгым бар.

– Әти безнең бик булган кеше иде. Кулыннан килмәгән эше юк. Итек астына да салды, такта да ярды, оекбаш үкчәсен хәсиятләп ямарга да безне ул өйрәтте. Әни мәктәптә җыештыручы булып эшләде. Ул чакта аларга утын әзерләп ягарга да кирәк була иде. Җәй җиттеме, барыбыз бергә мәктәпкә кышын ягарга утын әзерли идек. Бервакыт үземнең ничек йөрүемә игътибар иткәнемне хәтерлим. Аякны күтәреп, зур–зур атлап барам икән. Ботакларны күз алдыма китергәнмен, шуларны атлап чыгам, имеш, – дип балачагын көлеп искә төшереп алды кызы Фәридә.

Бибисара апа Мирҗәмдә улы Рафил гаиләсендә яши, үзенең 95 яшьлек юбилеен Апазда кызы Фәридә гаиләсендә каршы алды. Әниләрен котларга балалары, оныклары, оныкчыклары да килгән иде. Алар читкә чыгып китмәгән, гаилә корып якын–тирә авылларда төпләнеп калган. Иң олы кызлары Нәридә генә Казанда яши.

– Әни, Аллага шөкер әле, газеталар укып бара, телевизор карый. Нинди тапшыруның кайчан буласына, кем алып барасына кадәр белә, аннан ни булганын безгә сөйли дә әле. Хоккей яратып карый, уенчыларын исемнәре белән әйтә ала. Беребезне дә догадан калдырмый. Хәтере бик яхшы. Соңгы вакытта бераз кан басымы гына төшкәләп ала, шуңа борчыла. Оныкларын кайгыртып яши, – диләр кызлары.

Ә Бибисара апа үзе бүгенге тормышыннан бик канәгать. “Балаларым бик тәртипле булды. Кайсына барма, кунак итәләр, өйгә килеп хәлемне белеп торалар, Аллага шөкер, мин бик бәхетле”, – диде ул.

Гөлсинә Зәкиева, 
arskland.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*