tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мишәр” ансамбле Чувашстан, Татарстан әләмнәрен Эльбруста җилфердәтте
“Мишәр” ансамбле Чувашстан, Татарстан әләмнәрен Эльбруста җилфердәтте

“Мишәр” ансамбле Чувашстан, Татарстан әләмнәрен Эльбруста җилфердәтте

«Мишәр» ансамбле, Чувашстанның атказанган рәссамы Вагиз Камалетдинов, Татарстан «Яңа Гасыр» телеканалы журналистлары, 31 кеше автобус белән Урмайдан Кабардино-Балкар республикасының «Эльбрус» курорт үзәгенә юл тоттылар. 30 сәгать эчендә Ульян, Сызрань, Саратов, Волгоград, Элиста, Пятигорск, Минводы шәһәрләре аша үтеп Эльбруска чакырылу кунак буларак Балкар халкының Яңарыш көннәре фестивалендә катнашты. Безне «Чегет» дигән пансионатка урнаштырдылар. Хакимият алдында якын дуслар итеп милли ризыклар белән каршы алдылар. Беренче көнне үк Эльбрус, Чегет тавына алып менеп хәйран калдырдылар. Төп төркем 3500 метрга, ә икенче төркем ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Хисамов Илнар, белән автобусны йөртүче Геннадий Манзуркин 4500 метрга кадәр менделәр. Тәэсирләр көчле, табигате гаҗәеп матур. Боларны күреп, гаҗәпләнми мөмкин түгел. Кая гына барсак та, кая гына менсәк тә безне үз иттеләр. Эльбрус җирлегендәге балкар халкының «Эльбрус» бию ансамбле, безнең күптәнге дуслар «Урмай-Зәлидә», “Арт-мәдхия” фестивальләрендә катнашучылар, быел да Чуашстанга килергә торалар. Алар белән җылы очрашу кичәсе булды. Аралашып, бер-беребезгә җыр-биюләр күрсәтеп, очрашу мастер-класска әйләнеп киткәнне сизмичәдә калдык. “Мишәр” ансамбле әлеге очрашуга, махсус рәвештә, кавказ стилендә “Зәңгәр кич” исемле җыр хәстәрләп барды. Әлеге җырга “Эльбрус” һәм “Мишәр” ансамбле, экспромт буларак, бергәләп җырлап биеде. Үзенә-күрә җырлы-биюле композиция барлыкка килде. Димәк, дуслык күпере ныгытылды. Икенче көнне балкар халкының «Яңарыш көннәре» бәйрәмендә катнаштык. Кабардино-Балкариядә бу бәйрәм 28 март көнне билгеләнеп үтә, нәкъ менә 48 ел элек СССРның Югары Советы Президиумы «Кабардино-Балкар АССРның торгызуы» указы кабул ителгән. 13 еллык сөргеннән соң балкарлар туган җирләренә кире кайткан. 1994 елда Кабардино-Балкар республикасының указы буенча республикада Балкар халкының Яңарыш көне фестивале үткәрелә башлады. Бай эчтәлекле концерт программасы җыелган халыкны таң калдырды. Тикмәгә генә түгел фестиваль Төньяк Кавказда иң күренекле бәйрәмнәрнең берсе санала. Өченче көнне «Мишәр» фольклор-эстрада ансамблен һәм Төркиядән килгән кадерле кунакларны экскурсиягә Чегем тарлавыгына алып бардылар. Чегем тарлавыгы – Кабардино-Балкарның энҗе бөртеге. Ул төньяк-көнчыгыштан алып төньяк-көнбатышка кадәр сузыла. Тарлавыкның төбе 15-20 метрга кадәр тарая. Елга известь таш хребетын юган, шуңа күрә стеналар матур төсләргә буялган – актан алып аксыл сары һәм кызгылт сары төсләр. Балкар халкының халык шагыйре Кайсын Кулиевның музейларында булдык. Дуслар белән саубуллашып, бүләкләр бирешеп юлны Чечен Республикасының башкаласы Грозный шәһәренә тоттык.

Чечен республикасына баруны Чувашстандагы Чечен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Майрукаев Салман тәкъдиме иде. Шәһәр белән таныштык, Чечня йөрәге мәчете — XXI гасырда Грозный үзәгендә төзелгән мәчет, Русиядәге иң зур мәчетләрнең берсендә булдык. Шуннан соң юлны Чечен республикасының Шелковской районы станица Гребеновскаяда яшәүче милләттәшләребез янына тоттык. Монда 700 татар яши. Җылы каршы алдылар. «Мишәр» ансамбле зур концерт программасын тәкъдим итте. Бөтендөнья татар Когрессы татар телендә 200 китап бүләк итте. Чувашстан милли-мәдәни мөхтәрияте татар халкының милли бүләкләрен тапшырды. Монда яшәүче татарларның үзләренең милли үзәкләре, мәчетләре бар. Тик кызганычка каршы, әлеге татарлар телебезне югалтып баралар. Бөтенроссия татар авыллары оешмасы җитәкчесе Рәшит Сәнҗапов тәкъдиме, булышлыгы белән, Рәмис Аминубай улы Хайртдинов булышлыгы белән Чувашстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте һәм «Мишәр» ансамбле әлеге иҗади сәяхәт белән Чувашстан, Татарстан, Кабардино-Балкария, Чечен Республикаларында яшәүче төрки халыкларны дуслаштырырга, бер-берсенә кан-кардәш булырга нигез ясап калдырды. Киләчәктә дә бергә-бергә яшәргә язсын. 6-8 июньдә үзебезнең республикада үтүче «Урмай-Зәлидә» фестивалендә әлеге республика артистларын күрәчәкбез. Әлеге сәяхәт дәвамы шушы көнне булыр дип өметләнеп калабыз.

Фәрит ГЫЙБАТДИНОВ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*