tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Митрополит Феофан: Әлегә татарча сөйләшмим, әмма мине татарча сүгеп булмый инде
Митрополит Феофан: Әлегә татарча сөйләшмим, әмма мине татарча сүгеп булмый инде

Митрополит Феофан: Әлегә татарча сөйләшмим, әмма мине татарча сүгеп булмый инде

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан “Татар-информ” хәбәрчесенә татар телен көн саен өйрәнүен әйтте. Владыка үзенең тел белү дәрәҗәсен “мине татарча сүгеп булмый” дип бәяләде.

Владыка Феофан Казан һәм Татарстан митрополиясенә җитәкче итеп 2015 елның 13 июлендә билгеләнде. Ул митрополит булып билгеләнүгә үк үзенең татар телен өйрәнәчәген әйтте.

“Татар-информ” хәбәрчесе митрополиттан татар телен белүе ни дәрәҗәдә икәнен сорады. “Мин ачыктан-ачык әйтәм – бу гади генә әйбер түгел. Чөнки яшем бар, вакыт юк, әмма инде хәзер мине татарча сүгеп булмый”, – диде митрополит Феофон.
“Татарча нәрсә дә булса әйтә аласызмы?” – дигән сорауга ул сөйләм теле кыен бирелгәнен әйтте.

Митрополит Феофон татар телен укытучыларсыз, мөстәкыйль рәвештә өйрәнә. “Минем эш өстәлемдә татар теле дәреслеге ята. Эштә буш вакытым булган саен, берәр битен ачып укыйм. Секретарь ханымның татарча нәрсә дә булса әйтүен сорыйм”, – диде ул. Владыка татар теле дәреслегенең кайсы авторныкы икәнен әйтергә кыенсынды.

Рәмис Латыйпов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*