tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфтәдин Гыйләҗев җыр бәйгесенә чакыра
Мөфтәдин Гыйләҗев  җыр бәйгесенә чакыра

Мөфтәдин Гыйләҗев җыр бәйгесенә чакыра

19 апрельдә Дүртөйле районы Семилетка авылы мәдәнияте йортында ачык республика җыр бәйгесе үтә. Ул танылган композитор Мөфтәдин Гыйләҗевның 80 яшьлек юбилеена багышлана.
Бәйге шартлары буенча җырчылар ике әсәр башкарырга тиеш.

Аларның берсе – Мөфтәдин Гыйләҗев язган җыр, икенчесе – башка композиторныкы, яки халык җыры булырга мөмкин.

Бәйге җиңүчеләрен дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә.

http://kiziltan.ru материаллары буенча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*