tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти Татарстан мөселманнары ярдәме белән торгызылган Сүрия мәктәбен ачуда катнашты
Мөфти Татарстан мөселманнары ярдәме белән торгызылган Сүрия мәктәбен ачуда катнашты

Мөфти Татарстан мөселманнары ярдәме белән торгызылган Сүрия мәктәбен ачуда катнашты

Мөхәррәм аеның 24 нче көнендә, Дәмәшкъ провинциясенең Барза районында ремонттан соң тантаналы төстә беренче тапкыр гомумбелем бирү мәктәбе ачылды. Ул илдә барган сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә зыян күргән иде. Биш катлы мәктәп 1200 укучы өчен үз ишекләрен ачты, балаларның йөзләре бәхеттән балкыды. Бина РФ Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советының Сүрия халкына ярдәм күрсәтү буенча динара эшче төркем составына керүче Россия дини оешмалары ярдәме белән торгызылды. Бу эштә ТР мөселманнары Диния нәзарәте дә актив катнашты, аның көче белән Татарстанда мөселманнар арасында хәйрия акчалары җыю оештырылды.

Мәктәп ачылышының рәсми тантанасында Россия делегациясе һәм Сүрия дини оешмалары, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Россия делегациясе составына РФ Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советының җаваплы сәркатибе Сергей Алексеевич Мельников, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия мөселманнары Дини җыены мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Мәскәү патриархатының Тышкы чиркәү элемтәләре бүлеге сәркатибе Стефан атакай, шулай ук Россия илчелеге һәм консуллыгы вәкилләре һәм башкалар керде.

2017 елда, террорчылардан азат ителгәннән соң, мәктәп качаклар өчен тулай торак сыйфатында файдаланылды. Аннары ул ташландык хәлгә килде. Россия дини җәмгыятьләре (оешмалары) – христианнар һәм мөселманнар әлеге гуманитар акциягә узган елның декабреннән акча җыя башлады. Март аенда мәгариф учреждениесендә ремонт эшләре башланды.

РФ Президенты каршындагы дини берләшмәләр белән багланышлар советының Сүрия халкына ярдәм күрсәтү буенча Эшче төркеме 2017 елның апрель аенда оеша. Эшче төркем составына Россиянең христиан һәм мөселман җәмгыятьләре керә. Бүгенге көндә төркем тарафыннан Сүриягә зур гуманитар ярдәм күрсәтү буенча берничә акция гамәлгә ашырылды.

Аллаһы Тәгалә бөтен илләрне һәм халыкларны сүриялеләргә һәм аларның балаларына сугыш хәрәкәтләре нәтиҗәсендә кичергән авырлыклардан саклап калсын, әлеге мәктәпне төзекләндерүгә үз өлешен керткән һәм Сүриядә яшәүче дин кардәшләребезнең иминлеге өчен дога кылган барлык дин кардәшләребезгә әҗер-савапларын бирсен иде!

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*