tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти – яшь мөслимәләргә: «Хокуклар һәм бурычлар ир белән хатынның икесендә дә бар»
Мөфти – яшь мөслимәләргә: «Хокуклар һәм бурычлар ир белән хатынның икесендә дә бар»

Мөфти – яшь мөслимәләргә: «Хокуклар һәм бурычлар ир белән хатынның икесендә дә бар»

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Яшь килен» яшьләр проектында катнашучы мөслимәләр белән очрашты һәм «Гаиләдә ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары» темасына лекция укыды. Татарстан мөселманнары башлыгыннан гаилә иминлеген саклап калу буенча кыйммәтле киңәшләрне тыңларга иллегә якын гүзәл зат килде.

Камил хәзрәт дәресендә кызыл җеп булып гаиләдә ирнең дә, хатынның да бер-берсе алдында үз хокуклары һәм бурычлары булу темасы сузылды:

— Кызганыч ки, гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрне ачыклаган яки ир белән хатын бер-берсе белән өстенлек өчен көрәшкән арада мөһим бер әйбер турында онытып җибәрәләр: аларның һәрберсенең дә бер-берсе алдында хокуклары һәм бурычлары бар, һәм аларны үтәргә кирәк.

Мөфти гаиләдә бер-береңне хөрмәт итүнең мөһимлеген ассызыклады һәм киңәшләшеп яшәргә һәм эшләргә, шулай ук бер-береңә карата ярдәмчел булырга, кайгыртучанлык һәм күркәм сабырлык күрсәтергә, көн саен үз өстеңдә һәм якыннарыңның иминлеге хакына эшләргә чакырды.

— Гаиләңне һәм якыннарыңны хәрамнан саклау һәм хәләл ризык белән тәэмин итү юлында ир белән хатын бер үк дәрәҗәдә кайгыртырга һәм гаиләгә тыелган ризык – хәрам кермәсен өчен көч куярга тиеш, – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт. – Безнең заманда ир-ат кына түгел, хатын-кыз да өйгә азык-төлек алып кайта. Беренчесе дә, икенчесе дә гаилә әгъзаларының хәләл ризык кына ашавын күзәтергә тиеш.

Моннан тыш, мөфти хәзрәт яшьләрне бер-берсенә карата гаделсез гамәлләрдән кисәтте. “Ир белән хатынны кимсетә торган гамәлләрдән сакланыгыз, бер-берегезне башка кешеләр алдында түбәнсетмәгез”, — дип билгеләп үтте ул.

Үз лекциясен мөфти төп фикер белән тәмамлады:

– Бер-берегезгә Исламда яшәргә ярдәм итү, шәригать кануннары буенча гамәл кылу тиешлеген искәртү хакында онытмагыз. Бергәләп Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешергә тырышыгыз. Чын ир-атлар хакында Аллаһы Тәгалә Коръәндә “Нур” сүрәсенең 37-нче аятендә әйтә: “Шундый ирләр, сәүдә дә, сату да аларны (тел һәм күңел белән) Аллаһны зикер итүдән, намаз укудан һәм зәкят бирүдән читкә юнәлдерми. (Чөнки) Алар йөрәкләр һәм күзләр әйләнеп торасы көннән куркалар”. Адәм баласы, әлбәттә, Кыямәт көненнән курыкса, үзенә карата золым кылучы булмас.

Очрашу кысаларында катнашучылар мөфтигә үзләренең сорауларын бирделәр. Кызларны гаилә бюджеты белән идарә итү, талак һәм никах, ирнең хатынының туганнарына карата бурычлары кебек мәсьәләләр кызыксындырды.

“Яшь килен” — Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, яшь мөслимәләр арасында гаилә һәм балалар алдында җаваплылыкны тәрбияләүгә юнәлдерелгән яңа яшьләр проекты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*