tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфтияттә дини җырларны торгызу хакында сөйләштеләр
Мөфтияттә дини җырларны торгызу хакында сөйләштеләр

Мөфтияттә дини җырларны торгызу хакында сөйләштеләр

Рәҗәб аеның 17-нче көнендә (12-мартта), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин танылган алып баручы Марсель Әхмәдуллин һәм дини җырлар башкаручылар – Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзев һәм Вәли Фазлыйәхмәтов белән очрашты.

Марсель Әхмәдуллин “Рухи моң” проекты белән таныштырды: “XXI гасырда, глобальләшү чорында, дин һәм милли кыйммәтләрне саклау мәсьәләләренә аеруча игътибарлы булуыбыз сорала. Без, яшь һәм иҗади интеллегенция вәкилләре буларак, дини җырлар башкару сәнгатен торгызырга телибез. Татар мәкамен, традицион мөнәҗәт жанрын киң массага җиткерү таләп ителә. Шул максаттан, программа төзү өстендә эш алып барабыз, әлеге чараларга күпләгән танылган башкаручыларны җәлеп итәргә ниятлибез”, – дип, мөфти хәер-фатыйхасын, киңәшләрен сорап мөрәҗәгать итте.

Мөфти хәзрәт “Рухи моң” проектын хуплады һәм автор-башкаручыларның чыгышлары, хәзрәтләрнең вәгазьләреннән торган программаны ясап бетергәннән соң, аның белән татарлар яшәгән төбәкләргә дә чыгу буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

Марсель Әхмәдуллин аңлатып узганча, беренче программа белән чыгышлар Казанда май ахырында көтелә. Театральләштерелгән тамашадан һәм концерт номерларыннан торган чыгышлар динебезне саклап китереп җиткергән әби-бабаларыбыз рухларына багышланачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*