tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Могҗиза: аякларсыз калган, хәзер популяр блоггер булып танылган Рөстәм Нәбиев турында
Могҗиза: аякларсыз калган, хәзер популяр блоггер булып танылган Рөстәм Нәбиев турында

Могҗиза: аякларсыз калган, хәзер популяр блоггер булып танылган Рөстәм Нәбиев турында

Могҗиза. Сүзлектә бу сүзнең аңлатмасы искитәрлек, гаҗәпләнерлек, гадәти булмаган күренеш дип бирелгән. “Яңарыш”ның 24нче санында чыккан “Әти булу — зур бәхет” һәм “Мәхәббәт бар киртәләрне дә җиңә” дигән ике язмага кайтаваз язарга булдым.

23нче июнь көнне “Адәм белән Һава” тапшыруын карыйм. Тапшыру авторы Ләйлә Дәүләтова Уфага — әлеге язмам геройлары янына ашыга. Сау-сәламәт, чибәр егет Рөстәм Нәбиев бәла килгәндә Омск өлкәсендә хәрби хезмәтен үти. Төн, казармада барлык солдатлар йоклый. Кинәт шартлау, җимерелү башлана, солдатлар өстенә түбәнең авыр плитәләре минут эчендә ишелеп төшә. Бу 2015 елның 12 июле була…

Рөстәм сөйләве буенча, әлеге мәхшәрдә 45 кешенең 23е үлә, авыр яраланган 21 егет госпитальгә озатыла. Ул ике сәгать авыр плитәләр астында ята. “Шок хәлендә булсам да, аңымны югалт­мас өчен: “Мин исән, коткарыгыз”,- дип кычкырып яттым”, — дип, ул куркыныч төнне искә ала егет. Үзе йоклаган караваты аның ике аягын да бот төбеннән кыскан, сөякләре чәрдәкләнгән була. “Түзә алмас­лык газапларны җиңәргә миңа Индираның мәхәббәте ярдәм итте, көч бирде. Аның белән без инде 5 ел таныш, дуслар идек. Ул гел минем янымда булды, миңа яшәргә дәрт биреп, тынычландырып торды”, — дип сөйләде Рөстәм. Ә кыз исә әти-әнисенә бик рәхмәтле булуын сөйләде: “Кияүгә чыгарга рөхсәт сорагач, сиң үз-үзеңә хуҗа, мәхәббәтеңә тугры булсаң, без риза, — диделәр”.

Егетнең ул трагедиядә исән калуы үзе бер могҗиза булса, туй да могҗизага тиң була. Дуслары, туганнары оештыра аны. Ул вакытта Рөстәм инде аякларына протез кигән булса да, белмәгәннәр аны сизми дә. Чөнки протезларга аяк киеме кидереп, башта 1- 2 минут, аннан 5-10 минут, аннан ЗАГСта озак басып торырга туры килүен истә тотып, яртышар сәгать басып торырлык тренировкалар ясый. Бер-берсенә балдаклар кигезгәндә, күктә салют хасил була (туй һәм регистрация табигать кочагында уздырыла).

Рөстәмгә хәзер 25 яшь. Машинасы янына коляскасы белән килеп туктый, багажник аша кереп утыра, соңыннан коляскасын тартып машинага урнаштыра. Җитез генә руль артына утырып, тренировкага ашыга. Ул Паралимпия спорт төре — следж-хоккей белән шөгыльләнә, Россиянең иң көчле булып санал­ган командаларының берсендә уйный. Польша, Швециядә булып, алтын медаль яулаганнар. Озакламый Кытайга барырга җыенулары турында да сөйләде. Ә хыялы – Паралимпия чемпионы булу. Амин!
Рөстәм Аллаһы Тәгаләгә ышана. “Әгәр әти була алсам, беренче балам кыз булсын иде дип, сорадым. Аллаһы Тәгалә мине ишетте, кызыбыз Сафия туды”, — дип, шатлыклары белән уртаклашты ул. Кызлары туу өченче могҗиза була алар өчен. Рөстәмне тыңлавы рәхәт. Саф татар телендә, ашыкмый гына, гади итеп сөйләве сокландырды.

Шундый мәхәббәт, ихтыяр көченә ия булганнар күп булсын иде. Гаиләләр дә ныклы булыр, бәхетле балалар да ишәер, аерылышулар да азаер дигән теләктә калам!

Дания Борһанова, Ижау шәһәре

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*