tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Могҗизага ышанырга кирәк
Могҗизага ышанырга кирәк

Могҗизага ышанырга кирәк

Без, конгресста дистәләгән еллар эшләгән кешеләр, инде бармак белән санарлык кына калдык. Бүген коллективта башлыча яшь хезмәткәрләр әйдәп йөриләр. Мин аларны күргән саен үземне: damir“Дамир, син чибәр кызлар-егетләр арасында эшлисең, зинһар сынатма. Өстең бөтен, тамагың тук, чалбарың үтүкләнгән, ботинкаң чиста, күңелең көр булсын”, – диеп, үземне 8–9 сәгать тәртәдә тотарга тырышам. Үзегез беләсез, дөнья мәшәкатьләре һава торышы кебек үзгәреп торучан. Бер яктан, көтелмәгән хәлләр булып тора, икенче яктан, дөнья барыбер яшәвен дәвам итә, хикмәтле хәлләр әллә кайлардан килеп чыга. Уссури тайгасында кәҗә тәкәсе белән юлбарысның уртак тел табулары гаҗәп һәм гыйбрәт алырлык хәлләр бит ул, җәмәгать. Адәм балалары уртак тел табалмый интегәләр, ә баксаң, тәбигатьтә һәрвакыт могҗизага урын бар. Ә безгә моңа ышанырга гына кирәк.  Әле бу җан ияләре арасына киләсе елның календареннән төшкән маймыл да солых ниятләре белән катнашып китсә, инша Аллаһ, заманалар тынычланыр, елгалар үз ярларына кайтыр, милләтпәрвәрләребез халкыбыз алдында торган җитди мәсьәләләрне чишү белән тагын да тырышыбрак шөгыльләнер дигән өметтә калам.

Язучы-сатирик Дамир Гыйсметдин

                      Яңа ел такмаклары

 Безнең авыл өсләрендә

Йолдыз яна яктырак.

Премия алган саен

Без эшлибез яхшырак.

Агыйделнең пароходы

Бездән еракта үтә.

Милләт, милләт дия-дия

Барлык гомерләр үтә.

Атландым атның биленә

Киттем Герман иленә.

Еракларга киткән саен

Конгресс эше күренә

Әнә килә автомобиль

 Төягәннәр таш күмер.

Парковкалар табалмыйча

Уза безнең яшь гомер.

Җырлыйк әле, җырлыйк әле

Җырламый мөмкин түгел.

Ирек мәйданын сагынып

Яши безнең һәр күңел.

Өй артындагы миләшне

Кемнәр кискән -балан дип.

Милли эшнең башы да юк

Ахырын да табалмыйм.

Урамнардан урамнарга

Кемнәр күпер салганнар.

Без эшләдек тә китәрбез

Сынатмасын калганнар.

Олы юлның тузанын

Үзем күрдем узганын.

Бердәм, тырышып эшләсәк

Атыр милләтнең таңы.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*