tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Могҗизалар базары»
«Могҗизалар базары»

«Могҗизалар базары»

“Могҗизалар базары” сәхнәсеннән әкият геройлары себергә Көнчыгыштан ефәк юлы белән килгән сәүдә базарының үзенчәлеге турында сөйләделәр. Үткән көннәрдәге күренешләрне, тарихи вакыйгаларны хәтерләткән милли киемнәрдә чыккан алып баручылар Лариса Шамакова белән Салават Аллояров таныштырдылар.

“Могжизалар базары” төрки халыкларның күркәм йолаларын хәтерләтте. Базарларда бүген дә сатылган тәмлеткечләрне бәйрәм тамашасына килгән кунакларга тәкъдим иттеләр. Танылган хореограф Мөнәвәрә Андрущик җитәкчелегендәге “Мирас” ансамбленең биюләре, балаларның талантлы чыгышлары, себер татар мәдәният үзәге артистлары Хәсән Хучашев, Лариса  Шамакова, “Яшьлеккә сәяхәт”, рус телендә “Сибирские напевы” ансамбльләр башкарган җырлар, Айдар Ниязов, Альберт Көлмаметов, Айсылу Юнусова, Лариса Чәлилова, Илтус Уразмаметов башкарган күңелле җырлар бәйрәмне ямьләндерде.

Бу чара себер татар мәдәният үзәге инициативасы белән оештырылыды. Үзәк җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева:

  • Шәһәр күләмендә үткәргән бәйрәмнәребезгә тагын бер матур, татар халкы өчен кирәкле бәйрәм өстәлде. Безнең шәһәр өчен бу яңа проект. Киләчәктә җирле һөнәрчеләребезнең кул эшләре күргәзмәләре, остаханәләр, милли сөлгеләр, түбәтәйләр, читекләр сатуны ды оештырырбыз. Программаны баетып, киңәйтеп үткәрүне күздә тотабыз. Тубыл шәһәре өчен яңа проектның авторы Рузалия Курманалиевага, үзәк хезмәткәрләренә, бәйрәмгә килүче бөтен шәһәр халкына рәхмәтләребезне юллыйбыз, – диде.

Бәйрәмдә балалар өчен берничә мәйданчык эшләде. “Могҗизалар базары”на килүче һәркем үзе өчен кызыклы, файдалы нәрсәләр таба алды. Халкыбызның кунакчыллыгын күрсәтүче, татар бавырсагын пешерүче осталар бавырсакларны казанда пешереп тамашачыларны сыйладылар. Әлеге күркәм милли камыр ризыгын пешерүчеләр: Алсу Симонова, Фәүрия Ниязова, Ләйсан Ниязова, Маһинур Тимербулатова, Римма Баганаева. Аларга тубыллылар күп рәхмәт һәм мактау сүзләрен юлладылар.

Тубылда эшли башлаган “Ак калфак” оешмасының күргәзмәсен дә тамашачылар кызыксынып карады. Монда Айсылу Юнусова, Аитова Фирдәвес, Данир Уразов күргәзмә буенча сорауларга җавап бирделәр. Тамашачылар милли төсмерләргә бай булган бәйрәмне бары тик уңай яктан гына бәяләделәр.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*