tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Могҗизалар кыры” – Воткинскида
“Могҗизалар кыры” – Воткинскида

“Могҗизалар кыры” – Воткинскида

22 ноябрь көнне редакция хезмәткәрләре “Дуслык” Мәдәният йортында “Могҗизалар кыры” уенын уздырдылар. Бу Воткинск халкы өчен зур бүләк булды.

Ул, беренчедән, “Әниләр көне”нә багышланган, икенчедән, биредә җаны теләгән һәркем – завод эшчеләре, китапханәче, “Тургай” ансамбле үзешчәннәре, гади пенсионер, шәһәребезнең милли-мәдәни автономия идарәсе әгъзалары катнаша алды. Матур-матур истәлекле бүләкләрне милли-мәдәни автономия исеменнән Фирдәүс Фарсый улы Багаув алып килде.

Сәхнәгә чакырыл­ган милләттәшләребез барсы да сәләтле, сүзгә оста булып чыктылар. Газета редакциясе хезмәткәрләре Гүзәл Шакирова, Ләйсән Әхмәтова уенны шулкадәр мавыктыргыч итеп алып бардылар, шаян сүзләр дә, Ләйсән башкарган җырлар да бары ямь өстенә ямь генә өстәделәр. Тамашачылар “Могҗизалар кыры”нда катнашучыларга көч биреп торды. Беренче турда җиңеп чыккан Феликс Калимовның оныгы Артур туган телдә матур җыр башкарса, Фаягөл Сәлахова биеде, Фәния Кожевникова залда утыручыларга үзен җырчы буларак танытты. Икенче турда катнашучылар – Клара Мифтахова, Рәфия Хәкимовалар арасында Кадрия Маннанова, ә өченче турда Рәүф Кашапов, Фәридә Сәлимовалар арасында – Фәридә Глиненко җиңүче булдылар. Билгеле, бер катнашучы да бүләксез калмады. Беренчелекне китапханә мөдире Фәридә Глиненко яулады һәм иң зур призга лаек булды. Мәдәният йортында “Яңарыш” газетасына язылу алып барылды, яңа елга газетага язылучыларга редакция исеменнән бүләкләр тапшырылды һәм милли газетабыз таратылды. “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова бердәмлегебезне ныгытуда “Яңарыш”ка язылуның мөһимлеге турында сөйләде. Әлеге уенны оештыруда ярдәм иткән Воткинск милли-мәдәни автономиясе рәисе Рафаил Фәтхуллинга, “Тургай” ансамбле җитәкчесе Гөлфия Исхаковага зур рәхмәт белдерде. Ул мондый очрашулар әле соңгысы булмас, дип, ышандырды.

“Яңарыш” газетасы, Ижау

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*