enrutat
Баш бит / Мөхәммәт Мәһдиевне искә алу кичәсе
Мөхәммәт Мәһдиевне искә алу кичәсе

Мөхәммәт Мәһдиевне искә алу кичәсе

Бөтендөнья  татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, галим Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә уздыра.

Искә алу кичәсе 2 декабрь көнне “Казан” милли мәдәният үзәгендә (Пушкин урамы, 86) узачак. Башлана 18.00 сәгатьтә.

Мөхәммәт Мәһдиев – иҗат юлын әдәбиятчы һәм әдәби тәнкыйтьче булып башлаган язучы. Аспирантурада укыган елларында ул татар иҗтимагый фикер үсеше, әдәбият һәм әдәби тәнкыйть тарихы, халык авыз иҗатын фәнни өйрәнү мәсьәләләре белән кызыксына башлый һәм 1960нчы еллар дәвамында республика матбугаты битләрендә шул темаларга багышланган бер төркем мәкаләләрен бастыра.

Язучы-прозаик буларак исә М.Мәһдиевнең исеме матбугатта бераз соңрак, 1960нчы елларның ахырларыннан күренә башлый. 1967 елны «Казан утлары»  журналының бишенче санында «Этюдлар» дигән гомуми баш астында аның беренче кыска хикәясе – әдәби парчалары басылып чыга, ә тагын бер елдан шул ук журнал битләрендә «Без – кырык беренче ел балалары» исемле беренче повесте дөнья күрә. Әлеге повесть укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан татар прозасындагы бер яңалык итеп каршы алына. Шуннан соң иҗат ителгән күләмле әсәрләре – авыл  тормышын,  сугыш алды, сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы чордагы колхоз чынбарлыгын, аның кешеләрен үзәккә алып, шул заманга хас күп төрле иҗтимагый, әхлакый-фәлсәфи проблемаларны рәссам күзе аша анализлаган, актуаль яңгырашлы, халыкчан рухлы «Фронтовиклар» (1972) романы, «Каз канатлары» (1975) романы, «Кеше китә – җыры кала» (1978), «Торналар төшкән җирдә» (1978), «Ут чәчәге» (1980), «Исәнме, Кәшфи абый!» (1982) кебек повестьлары белән М.Мәһдиев татар әдәбиятының алгы сафына баса. Мөхәммәт Мәһдиевнең прозада беркемне дә кабатламый торган үз стиле, үз язу манерасы бар. Ул әсәр өчен материал сайлауда, аңа якын килү һәм аны сәнгатьчә сурәтләү алымнарында гаять үзенчәлекле язучы.

М.Мәһдиев – драматургия жанрында да көчен сынап караган язучы. 1983 елда әдипнең хезмәткә бәйләнештә гаилә һәм әхлак проблемаларын яктырткан «Борчулы өч көн» исемле комедиясе Татар дәүләт драма һәм комедия театры  сәхнәсендә уйналды.

 

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*