enrutat
Баш бит / Мохит беттеме, милләт тә бетә
Мохит беттеме, милләт тә бетә

Мохит беттеме, милләт тә бетә

6-9 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессының V съезды була. “Татмедиа” агентлыгында узган конференциядә Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров бу чарага меңнән артык кеше киләчәк дип белдерде. Шуларның 796сы – делегат, 302се кунак буларак. Съездны сиксәннән артык журналист яктыртачак. Чарада катнашырга теләк белдерүчеләр тагын да күбрәк булган.

“Татарның асыллары, үз проблемаларын уртага салып сөйләшү өчен, Казанга тартыла. Без аларның барысын да чакыра алмыйбыз, чөнки күңелебез киң булса да, урыннар чикле, әмма съездда катнашырга дәгъва кылуларына шатланабыз. Бу бит милли җанлы кешеләрнең артуын күрсәтә. Алар арасында эшмәкәрләрнең күплеге тагын да сөендерә”, – диде Ринат Закиров.

Шунысын да искәртик: съезд конгресс оешуның 20 еллыгына туры китереп үткәрелә. Ул Татарстан Президенты Указы белән 1992 елның июнендә гомуммилләт идеясе буларак, үз тирәсенә милләттәшләрне туплау максатыннан оештырыла. Бүген конгресс үз максатына ирешкән дияргә кирәк. Ул 376 милли-мәдәни оешманы бер йодрыкка туплаган. Аларның 203е Татарстанда һәм Россиядә булса, 123е – чит илләрдә. Өстәвенә, конгрессның башкарма комитеты иллеләп яшьләр берләшмәсе белән хезмәттәшлек итә.

Съездда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау белән беррәттән, татар халкының телен, гореф-гадәтен саклап калу буенча фикер алышу да булачак. Шул җәһәттән ТФА га­лимнәре, министрлык, ведомстволар тәкъдим иткән, татар халкының этник бердәмлеген саклап калу концепциясе проекты да тикшереләчәк. Чараның икенче яңалыгы исә “Татар иле” Бөтендөнья татар социаль челтәрен тәкъдим итү булачак.

Чит төбәкләрдән килгән татарлар бу съезддан ниләр өмет итә? Аларны ни борчый? Сембер татарлары хәлен Ульян өлкәсе татарларының милли автономиясе рәисе Рәмис Сафин болай бәян итте: “Мәгариф турындагы яңа закон сезне бер борчыса, чит төбәкләрдәге милләттәшләребезне биш мәртәбә артыграк хафага сала. Без аны мукшылар, арлар белән бергәләп “кыргый закон” дип атыйбыз. Моның артында баланы милли мохиттән аеру ята. Мохите беттеме, милләт тә юкка чыга дигән сүз инде бу. Өлкәдә 150 мең татар яши, татар авылларының саны 67гә җитә. Менә шуларның 52сендә китапханә бар. Без авылларда китапханәләрнең торышы белән танышып чыккач, анда 1985 елдан бирле матур әдәбият китапларының кайтмавын белдек. Юкса укучылар да бар, ә укырга китабы юк. Бу мәсьәлә конгресс белән берлектә хәл ителде кебек. Мин бу юлы өч авыл китапханәсенә китаплар алып кайтам. Дәреслекләрдән “Әлифба” китабына кытлык бар. Мәгариф министры анысын да киләсе елда хәл итәрбез дип ышандырды. Мәдәният өлкәсендә хәлләр болай тора: туксанынчы еллардан соң авылга артистларның, җырчыларның килеп караганы да юк иде. Бу вәзгыять Ульян шәһәренә кагылмый, сүз татар авыллары турында бара. Моннан биш ел элек конгресста әлеге проблема хакында фикер алышкач, татар мәдәнияте һәм сәнгате көннәрен үткәрергә кирәк дигән фикергә килдек. Бу ысул уңышлы гына кулланыла. Бүген онытылган шәхесләрне барлау эшен башлап җибәрдек. Шул уңайдан мәктәп балалары, яшьләр арасында танылган якташлар турында инша бәйгесе оештырдык. Юкса укытучылар арасында да Закир Кадыйри, Сәгыйть Сүнчәләй кебек шәхесләрне бик белеп бетермәгәннәре очрый”.

Чуашстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдинов исә Чуашстан татарлары телне, динне һәм гореф-гадәтне саклау буенча күпләргә үрнәк дип белдерде. Ул конгрессның эшен дә югары бәяләде: “Чуашстанда чуашларның да милли конгрессы бар. Шунысын әйтә алам: безнең конгресс аларныкыннан күпкә алда бара. Менә шуңа күрә чуаш делегатлары татарлар тагын нәрсә уйлап чыгарганын күрер өчен съездга килергә җыена”.

Кунакка чакырылган мәшһүр милләттәшләргә килгәндә, алар арасында отставкадагы армия генералы Мәхмүт Гәрәев, РФА академигы Роберт Нигъмәтуллин, АКШта яшәүче фи­зика-математика фәннәре докторы Роальд Сәгъдиев, Кыргызстан Президенты хатыны Рәйсә Атамбаева, театр һәм кино актерлары Марат Бәшәров, Чулпан Хаматова, атаклы спортчылар да бар.

Автор: Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Чыганак: «Ватаным Татарстан» газетасы

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*