tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мөхлисә Буби феномены», яки татар мөслимәләренең гаиләдә һәм өммәттә тоткан урыны
«Мөхлисә Буби феномены», яки татар мөслимәләренең гаиләдә һәм өммәттә тоткан урыны

«Мөхлисә Буби феномены», яки татар мөслимәләренең гаиләдә һәм өммәттә тоткан урыны

6 март көнне 10.00да Казанның Галиев мәчетендә «Мөхлисә Буби «феномены», яки татар мөслимәләренең гаиләдә һәм өммәттә тоткан урыны» дип исемләнгән түгәрәк өстәл уздырыла. Чара ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан ике мөһим дата уңаеннан оештырыла: 6 мартта Россиянең мөселман дөньясында хатын-кызлар өчен иң беренче мәдрәсәгә нигез салучы һәм беренче хатын-кыз казый Мөхлисә Бубиның тууына 150 ел тула, 7 мартта исә мөселман дөньясы иң күркәм кичәләрнең берсе – Рәгаиб кичәсен (Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ әти-әнисе никах укылган көн) каршылыячак.

Түгәрәк өстәлдә татар мөслимәләрен борчыган һәм гаилә кыйммәтләрен саклау мәсьәләләре каралачак: хатын-кызларның милли асылыбызны саклап калудагы роле, гаиләдә һәм өммәттә тоткан урыны. Милләт анасымы яки бала анасымы: татар халкы үзенчәлекләрен саклап калуда кайсы мөһимрәк? Татар хатын-кызы нинди булырга тиеш? Мөслимәләргә карата уку йортларында, эштә, хезмәт базарында һәм киң җәмәгатьчелектә караш-мөнәсәбәт нинди? Чарада шушы һәм башка актуаль сорауларга җаваплар китереләчәк. Моннан тыш, Исламда хатын-кызга  нинди вазифалар йөкләнүе, гаилә кыйммәтләрен ныгытуда диннең йогынтысы турында фикер алышу, күренекле милләт аналары эшчәнлегенә кагылышлы тарихи сәхифәләрне барлау да күздә тотыла.

Очрашуда төрле өлкә белгечләре – мөфтият хезмәткәрләре дә, турыдан-туры хатын-кызлар белән эшләүчеләр дә, дин әһелләре дә, җәмәгать эшлеклеләре дә катнашачак. Алар арасында – ТР Диния нәзарәтенең голәмәләр шурасы сәркатибе, мөселман гаиләсе мәсьәләләре буенча белгеч Рөстәм хәзрәт Нургалиев, Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәнияте кафедрасы мөдире Рафилә Гыймазова, Мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина, җәмәгать эшлеклесе Әлмирә Әдиятуллина, “Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Илнар хәзрәт Зиннәтуллин, мөфтиятнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова һәм башкалар.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*