tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөхлисә ханым Зарипованы искә алу кичәсе
Мөхлисә ханым Зарипованы искә алу кичәсе

Мөхлисә ханым Зарипованы искә алу кичәсе

ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә даими вәкил Ренат Вәлиуллин лингвист, “Петербургта татарлар”, “Петербургта ислам” экскурсияләре авторы һәм оештыручысы Фәридә Нәҗмиева белән очрашкан (беренче фотода). Анда исә Даими вәкиллектә 22 февраль көнне сәгать көндезге 3тә Мөхлисә ханым Зарипованы искә алу кичәсе уздыру турында сүз барган. Шул ук көнне, Санкт-Петербургта иң күренекле татар иҗтимагый хәрәкәте эшлеклеләренең берсе Мөхлисә Зариповага (икенче фотода) багышлап, “Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар иҗтимагый хәрәкәте чишмәбашы” дигән күргәзмә ачу күздә тотыла, диелә Даими вәкиллекнең матбугат хезмәтеннән Мария Генералова хәбәрендә.

Мөхлисә ханым тумышы белән Горький өлкәсе Кызыл Октябрь районы Пица авылыннан, 1936 елның 5 августында туган. А.А. Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетын тәмамлагач, 1959 елдан филологик эшчәнлеккә чумып, бу өлкәдә 40 елдан артык гомерен багышлый. 1987 елдан исә Санкт-Петербургның татар җәмгыяте тормышына актив керешеп китә. Шәһәрдә беренче Сабан туен һәм татарларның беренче иҗтимагый берләшмәләрен оештыруда зур тырышлык куя, “Нур-Свет” татар иҗтимагый-сәяси һәм мәгърифәти газетасын торгызуда актив инициаторларның берсе була. 1987 елның февраленнән Мәдәният һәм техника йортында гарәп теле курсларына җитәкчелек итә. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Мөхлисә Хәмзә кызы Зарипова “Нур-плюс” татар җәмгыяте” төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе, “Ак калфак Нева” татар хатын-кызлары берлеге рәисе буларак билгеле.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*