tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Молодые таланты – Яшь талантлар» пьесалар конкурсына йомгак ясалды
«Молодые таланты – Яшь талантлар» пьесалар конкурсына йомгак ясалды

«Молодые таланты – Яшь талантлар» пьесалар конкурсына йомгак ясалды

«Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы үткәргән «Молодые таланты – Яшь талантлар» һәвәскәр театр коллективлары өчен пьесалар конкурсына йомгак ясады.

Конкурста җиңүчеләргә Татарстан Республикасы бюджетыннан социаль әһәмияткә ия булган проектларны гамәлгә ашыра торган коммерцияле булмаган оешмаларга каралган субсидия бирелә.

Конкурсның максаты – һәвәскәр театрлар өчен пьесалар (драматургик материал) булдыруда яшь талантлы авторларны активлаштыру. Эшләрдә традицияләр, этник үзенчәлекләр, татар халкының тормыш рәвеше һәм милли мәдәнияте чагылыш тапкан.

Конкурска барлыгы 34 автордан 35 гариза килгән. Искәртеп үтик, конкурста 35 яшькә кадәрге яшь драматурглар катнаша ала иде. Бәйгегә Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә (рус, татар теләрендә) әсәрләр кабул ителде.

Бәйгенең жюри әгъзаларына: ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Кариев исемендәге театрның баш режиссеры Ренат Аюпов, ТРның атказанган артисты, Казан театр училищесының сәхнә сөйләме педагогы Инсаф Абдуллин, ТР Язучылар берлеге журналисты, прозаик, драматург Сөмбел Гаффарова керде.

fnkat.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*