tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшь татарлар югары белемне Татарстанда алырга хыяллана
Яшь татарлар югары белемне Татарстанда алырга хыяллана

Яшь татарлар югары белемне Татарстанда алырга хыяллана

24 июньнән башлап Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетында Россия Федерациясе төбәкләре һәм чит илләрдән килүче абитуриентлар белән эш башланып китте.

Быел җирле татар оешмалары юлламалары нигезендә Татарстан югары уку йортларына укырга дип 243 кеше килергә ниятләп тора. Булачак абитуриентлар РФ төбәкләре, Казахстан һәм Эстониядән киләчәк. Инде үзенә күрә бер традиция буенча Казан ВУЗларына керергә теләк белдерүчеләрнең күбесе Уфа, Бәләбәй (Башкортостан), Сембер, Самара якларыннан.

Ике көн эчендә БТК Башкарма комитетына Самара өлкәсенең Камышлы районыннан, Казахстанның Өс-кәмән шәһәреннән, Чуашстаннан килеп килешү имзалаучылар булды.

Белешмә өчен:

Татарстаннан Республикасы Конституциясенең 14 маддәсе нигезендә ТР югары уку йортлары Татарстаннан читтә яшәүче татарларны максатчан кабул итеп бара. Соңгы елларда Татарстан Республикасы Президенты каршында тышкы элемтәләр департаменты, Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты, ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТРның югары уку йортлары ректорлары Шурасы, шулай ТР ның РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдәге вәкиллекләренең бердәм тырышлыгы һәм даими эшчәнлеге нәтиҗәсендә бу эш бербөтен программа итеп алып барыла.

Тулаем алганда, программа эшләгән дәвердә Татарстанның югары уку йортларына РФ төбәкләре һәм 9 чит илдән (Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Әзербәйҗан, Таҗикстан, Беларусь, Латвия, Украина, Кытай) меңнән артык студент кабул ителде. Татарстанда укырга теләүче яшь татарлар саны елдан-ел арта бара. Программа эшли башлаган 2003 елда 66 кеше укырга кергән булса, 2011 елда бу сан 257 кешегә җитте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*