tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Моңлы саз чыңнары» бәйгесендә катнашыгыз!
«Моңлы саз чыңнары» бәйгесендә катнашыгыз!

«Моңлы саз чыңнары» бәйгесендә катнашыгыз!

Март аенда «Мәгариф» журналы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Моңлы саз чыңнары» сыйныфтан тыш чаралар сценарийлары һәм дәрес эшкәртмәләре конкурсы игълан итте. Бүгенге көндә безнең редакциягә Татарстанның төрле районнарыннан 50дән артык эш килеп иреште.

Конкурс «Шагыйрьнең тормыш юлы» һәм «Г.Тукайның иҗат дөньясы» номинацияләрен үз эченә алды.

Бәйге эшләре 20 апрельгә кадәр кабул ителәчәк. Язмаларны «Мәгариф» журналының электрон почтасына (e-mail: [email protected]) юлларга кирәк. Хатның темасында «Моңлы саз чыңнары» конкурсына дип искәртергә кирәк.

Конкурста җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы Казанның «Ногай» кунакханәсендә Тукай залында үтәчәк.

magarif-uku.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*