tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Моңлы тавышлы Алинә
Моңлы тавышлы Алинә

Моңлы тавышлы Алинә

Колач җәеп, сәхнәгә елмаеп чыга да, тамашачыны үзенә җәлеп итеп ала. Ә
инде саф чишмәдәй, үзенең ягымлы тавышы белән җырлый башлагач, бөтенләй
әсир итә. Аны әле беренче күреп тыңлаучылар «кем ул?» дип сокланып
кызыксыналар.

Киров өлкәсенең Малмыж районы Салкын Чишмә авылы кызы Алинә Мулланур кызы Галимҗанова ул. Үз төбәгебездә үсеп килүче җырчы, үз сандугачыбыз. 14 яшьлек кыз
инде сәхнәдә үз яшьтәшләре арасында йолдыз булып балкый дисәм дә
ялгышмам. Бу сүзләремә музыка һәм сәнгать белгечләре тарафыннан бирелгән
дистәләгән дипломнар да дәлил булып тора. Алар арасыннан Бөтенроссия
күләмендәге конкурс-фестивальләрдә алганнарын гына санап китәм: “Язгы
сулар” балалар милли иҗат өлкә фестивале (Киров 2018), Идел буе балалар
һәм яшүсмерләр халык иҗаты фестивале “Милли хәзинә” (Казан 2018 ел),
“Татарстан Яңа Гасыр” телевидениесының “Шаян ТВ” тапшыруы оештырган
“Тамчы-шоу” халыкара фәнни-өйрәнү, иҗат конкурсы (2019 ел), Татарстан
Республикасының XX “Созвездие-Йолдызлык” эстрада иҗатының телевизион
яшьләр фестивале (Казан 2020 ел), Балалар һәм яшьләр иҗатының “Яз ритмнары”
Бөтенроссия фестиваль-конкурсы (Казан 2020 ел), әле
күптән түгел Чабаксар шәһәрендә “Иҗат каруселе” Бөтенроссия
конкурсында дистанцияле катнаша. Бу фестиваль-конкурсларда татарча
җырлап, ягъни “Вокал-соло” номинациясе буенча барысында да I дәрәҗә
Диплом белән бүләкләнә. Афәрин, Алинә! Сөбханаллаһ!

Сүзне чишмә башыннан башлыйк әле. Җырлау сәләте каян килгән дигән сорау
урынсыз инде. Галимҗановлар гаиләсендә әти-әни дә, әби-бабай да – барысы
да җырларга яраталар, бабасы Хәйдәр гармунда да уйный әле. Мин дә
туганнан бирле җырлыйм ди Алинә. Сабый чагыннан ук сихри җыр хисләре
белән яши, җыр аның күңел түрендә. Яңа Смәил авылы “Сандугач” балалар
бакчасына йөри башлаганнан бирле бу авыл төбәгендә бер генә концерт,
бәйрәм чаралары Алинәнең җырлавыннан башка үтмәгәндер. Җырчы кызны
“Сандугач” балалар бакчасы үстерә башлый. Бакчада оештырган беренче
конкурста катнашканын яхшы хәтеренә кереп калган. “Әниемә” җырын җырлап,
I урынны алган сөенечләре гомерлек истә калган. “Балалар бакчасында
Зөлфия апа Әһлиева мине конкурсларга әзерләде”, – дип рәхмәтле ул музыка
җитәкчесенә. Менә шуннан башлана инде район күләмендәге “Язгы сулар”,
“Йолдызлык”, “Нократ моңнары”, “Нократ йолдызчыклары” конкурсларында
катнашулар. Боларның барысында да призлы урыннарны алып бара. Үсә
төшкәч, үзе укыган Яңа Смәил авылы мәктәбе, мәдәният йорты исеменнән
чыгышлар ясый ул.

Җыр башкаруның бөтен нечкәлекләренә, асылына төшенү өчен 12 яшендә
Кукмара сәнгать мәктәбенә вокал классына укырга керә. Менә шуннан
башлана инде, укытучысы Лилия Илдус кызы Нурмиева белән бергәләп җыр
сәнгатендә яңадан-яңа үрләр яулау. Монда укый башлагач та, Казан
шәһәрендә беренче тапкыр “Йолдызлык” бәйгесендә катнашып, III урынны
алып кайта. Җырга осталыгы, сәләте Алинәнең бер-бер артлы катнашкан
бәйгеләрдә барысында да диярлек I урынны алуы белән дәлилләнеп бара.
Сәнгать мәктәбенең “Улыбка” ансамблендә дә җырлый Алинә.
Салкын Чишмә авылы белән Кукмара арасы якын түгел. Сәнгать мәктәбенә
атнасына ике тапкыр дәресләргә Алинәне әтисе Мулланур машинасы белән
алып барып кайта. Әйе, Алинәнең уңышларында әтисенең дә, әнисе Зөлфия
ханымның да тырышлыклары зур.

Сәнгать җанлы кыз татарча шигырьләр сөйләргә, театр уйнарга да, биергә
дә ярата. Җырчыларга боларны да булдыру кирәк. Алинәнең дә хыялы, теләге
– җырчы булу. Хыялларың тормышка ашсын, уңышлар сиңа Алинә!

Рәмзия ХӘКИМОВА.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*