tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Монреальда Татар хоккей уены оештырыла
Монреальда Татар хоккей уены оештырыла

Монреальда Татар хоккей уены оештырыла

24 ноябрь көнне Монреальның “Белл Спорт” Сараенда Төньяк Америка татарларының 3нче хоккей уены үткәреләчәк. Әлеге уенга чит төбәкләрдән килүче татар егетләре катнаша, Татарстаннан йә дә дөньяның бар төбәкләреннән катнашырга теләгән татар егетләре, җан атучылары, кунаклары булса рәхим итеп көтеп калабыз, – ди Монреаль Татарлар җәмгыяте вәкилләре.

Быелгы уенның спонсоры “Ак Барс” хоккей клубы Монреаль Татар Җәмгыятенә матур хоккей майкаларын бүләк итте. Аларга үзебезнең рәхмәтебезне белдерәсебез кил, – ди оештыручылар.

Уен вакытында периодлар арасында кызыклы милли чыгышлар, милли мөhит тудыра торган чаралар көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*