tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Монреальдә шәп Сабантуй үтте
Монреальдә шәп Сабантуй үтте

Монреальдә шәп Сабантуй үтте

22 июньдә Монреаль шәһәрендә искиткеч Сабантуй утте! Милли бәйрәмдә өч йөздән артык кеше катнашты, дип хәбәр итә Канададагы милләттәшләребез. “Мирас” татар мәдәни үзәге ( җитәкчесе – Зилә Миргалиева)  гадәттәгечә, Сабантуйның оештыручысы булды. Казаннан Татарстанның атказанган артистлары Айгөл Бариева һәм Алсу Әбелханова үзләренең моңлы җырлары белән Сабантуй кунакларын шатландырды. Сабантуйга ямь өстәделәр. Җырчыларыбызга зур рәхмәт!

Кечкенә балаларның татарча җырлавын тыңлап ис китте. Ә татар биюләре һаман да күз алдында тора! Уеннар, спорт ярышлары, көрәш Сабантуйны кыздырды! Шәп Сабантуй үтте! Татарстан Респубкасы Президентына – Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Мәдәният министрлыгына, Бөтендөнья татар конгрессына олы рәхмәтебезне җиткерәбез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*