tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мордовия эшмәкәре: Сез Татарстанда күпләп яшәгәч, татарлыкның кадерен белмисез
Мордовия эшмәкәре: Сез Татарстанда күпләп яшәгәч, татарлыкның кадерен белмисез

Мордовия эшмәкәре: Сез Татарстанда күпләп яшәгәч, татарлыкның кадерен белмисез

Мордовия эшмәкәре Рөстәм Килдиев, Мордовиядә татарлык белән горурлану хисе көчлерәк, дип саный. “Татарстанда татар күп булгач, кадерен белмисез. Без татар авылларында аз булгач, бер-беребезгә карата татурак, бер-беребезгә булышып торабыз”, – диде ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Рөстәм Килдиев Кадошкин районы Иса авылында гомер кичерә. “Гаиләләр корабыз, татарлыкны сакларга тырышабыз. Имамнарыбыз да яшьләрне телебезне, динебезне югалтмаска өнди. Мәктәпләрдә дәресләр татар телендә бара. Укытучыларыбыз даими Казанга квалификация күтәрү курсларына килеп тора. Безнең хоккей командасында да мөселманнар уйный”, – ди Рөстәм Килдиев.

Аның әйтүенчә, чит төбәкләрдә татарларга эшмәкәр булып эшләү җиңел түгел. “Программалар авырдан эшли. Әлегә татарларга иркенләп эшләү өчен ачык юллар табылмаган”, – дип белдерде Рөстәм Килдиев.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*