tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мордовия Республикасы башлыгы В.Д.Волковка ачык хат
Мордовия Республикасы башлыгы В.Д.Волковка ачык хат

Мордовия Республикасы башлыгы В.Д.Волковка ачык хат

Мордовия Республикасы Белозерье татар авылы халкы Россия Федерациясе Конституциясе гарантияләгән милли хокукларын яклап ярдәм итүне сорап Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына мөрәҗәгать итте.

Күптән түгел, бүгенге көндә Россиядә икътисадый активлык ягыннан өлге булып торырлык  иң уңышлы татар авылларының берсе, Мордовия Республикасы хакимияте тарафыннан низагка тарыды.

Эш шунда ки, татар халкының милли йолаларын борынгыдан төгәл үтәгән Белозерье авылы хатын–кызларын авыл мәктәбендә яулык бәйләгән өчен гаеплиләр. Хәтта совет хакимияте елларында да, Мордовиядә борынгы һәм танылган татар авылының милли традицияләренә кулын сузмаганнар.

Авылдагы соңгы вакыйгалар Белозерье урта мәктәбенең мөгаллимәләргә карата Мордовия хакимияте тарафыннан дорфа башбаштаклык күрсәтелә һәм административ басым ясала.

Аерым алганда, Мордовия хакимияте эштән куу белән янап, укытучылардан яулыкларын салуны таләп итә. Бу исә Россия Федерациясе Конституциясенең 28 маддәсенә каршы килә. Анда  әйтелгәнчә “һәркемгә вөҗдан иреге, дин хокукына ия булу, шулай ук  дин иреге гарантияләнә”. Россия Федерациясе Конституциясенең 37 маддәсе түбәндәгедән гыйбарәт: “һәркем куркынычсызлык һәм гигиена таләпләренә туры килгән, дискриминацияләүгә дучар булмаган шартларда эшләргә хокуклы”.

Күргәнебезчә, Мордовия хакимияте республика татарларының милли һәм дини хокукларына кул суза, укучы кыз балаларга, илебез гражданнарына белем бирүче татар хатын-кызларына карата административ басым ясый. Заманында татарлар яшәгән төбәкләрнең җирле хакимияте Федераль законнарны һәм белем бирү оешмаларының уставларын бозмыйча, әлеге проблемадан чыгу юлын таба алдылар. Ә күпмилләтле һәм күпконфессияле Мордовиядә күршеләрнең тәҗрибәсен өйрәнмичә, Россиянең төп законын бозып, киеренке ситуация тудыралар.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Мордовия хакимиятеннән үзләренең милли һәм дини хокукларын яклаучы мөгаллимәләргә карата дорфа башбаштаклыкны  туктатырга таләп итә.  Россия Федерациясе халкының иминлеге һәм татулыгы – ул күп буыннар тарафыннан тупланган тарихи байлык булып тора.  Милләтара һәм дин ара мөнәсәбәтләргә законсыз гамәлләр белән күпмилләтле Россия җәмгыятенең берлеген җимерергә беркемнең дә хакы юк.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*