tatruen
Баш бит / Слайдер / Мордовиядә татар мәгарифе көннәре
Мордовиядә татар мәгарифе көннәре

Мордовиядә татар мәгарифе көннәре

Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы Россия төбәкләрендә “Татар мәгарифе көннәре” уздыруны дәвам итә. Күптән түгел ул Марий-Эль республикасында үткән булса, узган атнада аны Мордовия һәм Пенза өлкәсендә гомер итүче кан-кардәшләребез каршы алды. Казаннан баручы төркем составында Татарстан авыл районнарыннан тәҗрибәле укытучылар, мәктәп директорлары, танылган язучылар һәм журналистлар бар иде.

Башта ук әйтеп узыйк – Татарстан мәгариф министрлыгы соңгы елларда республикадан читтә гомер итүче татар теле укытучыларына һәм укучыларга чын мәгънәсендә йөз белән борылды. Мәктәпләргә бушлай дәреслекләр тарату, ел саен Казанда татар теле укытучылары форумын уздыру, төбәкләр белән килешүләр төзү… Саный китсәң, алар байтак вакытны алыр иде. Министрлыкның “Татар мәгарифе көннәре” проекты исә башкаларыннан аерылып тора – биредә докладлар  уку, чиновникларның отчетларын тыңлау кебек ялыктыргыч нәрсәләр юк, биредә туры аралашуга урын бирелә.

Казан кунаклары мәктәпләргә барып ана теле укытучылары өчен остаханәләр, ачык дәресләр уздыралар, балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар, мәктәп укучылары белән  күзгә-күз очрашып аларның татар телендә үзара аралашуын карап  укыту процессы белән дә якыннан танышалар.

Мордовиядә бер ел элек  ачылган “Сәләтле балалар лицее”да күпләрне сокландырды. Монда фән белән шөгылләнүче , һәртөрле техник ачышлар ясаган, уйлап табучы рационализатор  малайлар һәм кызлар шөгылләнә.

Ләмбрә районының Кривозерье,  татарча әйтсәк Крвый авылы урта мәктәбендә 100 дән артык бала белем ала. Татар теле дәресләре элекке еллардан ук фән буларак укытыла. Дөрес, ни кызганыч, һәр җирдәгечә, дәресләр саны гына азайган. Мәктәп белән укытучылар династиясенең дәвамчысы Наил Янгляев җитәкчелек итә. Әлеге династияне моннан 303 ел элек аның бабасы Ибраһим ага башлап җибәргән була. Мәктәп музеенда данлыклы династиягә багышланган экспозициядә бар.

Республиканың Ләмбрә районы татарлар күпләп яши торган як. Биредә алар бар халыкның  70 % ын тәшкил итә. Шуңа күрә авылларда гына түгел, район үзәгендә дә укыту- тәрбия эшләре өч телдә алып барыла. Ләмберә бистәсендәге 3 нче балалар бакчасы шуларның берсе.

Татарстаннан килгән укытучылар көндез мәгариф учреждениеләрендә булсалар, кичләрен хуҗалар аларны мәдәни чараларга, музейларга алып бардылар. Менә хәзер кунаклар Мордовиянең сәнгать музеенда. Алар дөньякүләм танылган скульптор Эрьзя эшләре белән танышалар. Биредә аның 200 гә якын эше куелган.

Икенче көнне Мордовиянең дәүләт җыелышы бинасында ике республиканың мәгариф министрлыклары арасында үзара хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды. Милли  мәгарифнең бик күп  якларын үз эченә алган Килешүдә  Мордовия хөкүмәте татар теле укытыр өчен шартлар тудыруны гарантияләве дә әйтелә.

Рамис Сафин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*