enrutat
Баш бит / Мордва татарлары ничек “тәпи юа”?
Мордва татарлары ничек “тәпи юа”?

Мордва татарлары ничек “тәпи юа”?

Мордва җирләрендәге Аккүл, ягъни Белозерье авылында яшәүче милләттәшләребезнең яшәешләре турында күп ишетергә, газеталардан укырга туры килсә дә, әлегә үз күзләрем белән күрергә насыйп булмаган иде. “Татар күрми ышанмый”, – дип тиккә генә әйтмәгәннәр, ахры, барып күрик әле, дип сәфәргә чыктык. Юлдашларың яхшы булса, ерак юл да бик кыска тоела – 600 чакрым сизелми дә үтеп китте.

Авыл үзенең яхшы юллары, ерактан патша сарайлары кебек күренеп торучы зур йортлары белән каршы алды. Авыл түрендә алтын төстә дүрт кечкенә һәм бер зур манаралы мәһабәт бина – мәчет биредә татар-мөселман халкы яшәүне күрсәтә. Узган гасырның 90нчы елларында илдә дин иреге би­релгәч, авыл халкы, моны күптән кө­теп торгандай, үз кыйбласына, иман юлына кайта башлый. Мә­хәлләдә иң беренче “Рәҗәб” мәчете салына, дис­тәләрчә шәкерт мәдрәсәләргә “энә белән кое казу” өчен җи­бә­релә. Әлбәттә, авылда го­реф-гадәтләр аңа кадәр дә яшәп килгән, әмма ул га­дәт­ләрнең, әйтергә ки­рәк, төр­лесе булган. Кайбер­ләренә аерым тукталып та китәрбез.

Бүген авыл­да җи­де мәчет эшли һәм сигезенче “Җәмигъ” мәчете­н төзү тө­гәл­ләнеп ки­лә. Татар авылларында күп йөрергә туры кил­сә дә, бер авылда да андый зур мәчет күргәнем юк иде. Ирләрнең намаз залы гына да 800 кешегә исәпләнгән һәм бү­ген җомгага йөрү­челәр­нең саны да шул тирә икән (Түбән Каманың Үзәк мәчете залы да 800 кешегә исәпләнгән). Кыс­ка гына вакытта авыл халкы көче белән шул кадәр мә­четне сафка бастыру – гаҗәеп нәрсә. Аларның бездәге кебек   “Нефтехим”нары   да,  “ТАИФ” һәм “Танеко”­лары да юк, бөтенесен үз көчләре белән салганнар. Барлык мәчетләр­дә дә биш вакыт намаз укыла. Иртә белән таң сызылгач, бөтен авылны сигез манарадан яңгырап торучы азан уята. Имам буларак, мине борчыган сорау шул булды: “Сигез мәчетегез­гә имамнарны кайдан табып бетердегез, аларга ничек эш хакы биреп торасыз?” Алар: “Имамнарыбыз – мәдрәсәләрдә укып кайткан авыл егетләре. Бездә бер имам да эшләгәне өчен акча алмый. Әмма һәркайсы­ның авылдашлары белән сәүдәләре бар. Сәүдәгәр табыш алгач та иң элек имамның өлешен бирә, аннан гына үзен кайгырта. Башка өлкә­ләр­дән әзер көн­багышны алырга килгәч тә, имамныкын чиратсыз алалар, башкалар көтеп тора”, – дип җавап бирделәр.

Кыз урлаудан – ярәшүгә…

Авылның гореф-гадәтлә­ре, дигәннән, 1990 елларга кадәр анда кыз урлау гадәте яшәп килгән. Егетнең күзе берәр кызга төшсә, аны әти-әнисеннән дә, хәтта үзеннән дә сорап тормый урлап кит­кәннәр. Еш кына бу гадәт гаи­ләләр арасында зур низаг­лар китереп чыгарган. “Аллага шө­кер, бүген ул гадәтне бе­терә алдык, – дип куана аксакаллар. – Кыз­ның үзенең дә ризалыгы булмагач, күп гаи­лә­ләрдә ир белән хатын гомер буе эт белән мәче кебек яши иде”, – диләр. Бүген исә хәлләр үзгә. Егет авылдагы бер кызны бик каты ошатса да, урамда янына килеп таныша алмый. Иң элек ул үзенең әти-әнисенең хәер-фатиха­сын ала, аннан соң туганнар җыелышып, арадан сүзе үтә торган бер кешене сайлыйлар һәм кызның туганнары янына вәкил итеп җибәрәләр. Вәкил “килешә” алса, егет белән кызны күрештерәләр. Танышып, бер-берсен ошатсалар, никах көне билгеләнә. Ул авылда яшьләр, бездәге кебек, бер-ике ел “тәҗрибә үтеп” өйләнә алмыйлар. “Аерылышучылар бармы соң?” – дип сорагач: “Танклар да яна бит, гел юк түгел, әмма бик аз”, – диделәр.

Хатын-кызларга килгәндә дә, авылның үз гадәтләре бар. Хатын-кызларның эшсез урам­да йөрүләре, капка төп­ләрендә көнбагыш ашап, ләч­тит сатып утырулары бө­тен­ләй юк. Ике көндә авыл урамнарында бер генә яулык­сы­з хатын-кыз да кү­рер­гә туры килмәде. Мәк­тәптән кайтучы яшь кызлар­ның да бөте­несе ак яулыктан иделәр. Авыл халкы урамда чәч-баш туздырып йөрүче хатын-кыз­ларны бөтенләй кабул итми. Урам буйлап барганда, үтеп китүче бөтен машиналар кычкыртып, кул селкеп, сәлам биреп китәләр. Иң элек белмә­гән кешеләргә кул селкү бераз сәер тоелса да, аннан үзе­без дә ияләшеп киттек.

“Тәпи юу” гадәтләре

Без килгән көнне авылда бәбәй ашы иде. Иртәнге якта бәйрәмгә олы абзыйлар җы­е­ла. Алар, хушланып, өйлә намазына киткәч, хатын-кызлар килә, кичен чират яшьләргә дә җитә. Шулай итеп, бала мәҗ­лесе көне буе дәвам итә. “Тәпи юу” дигәннән, авылда аракы сатуны бөтен­ләй бе­тергәннәр. Кичләрен дә өйләр­дән качып-посып сатмыйлар. Бу хәлләргә ышану авыр булгач: “Эчүче му­жик­ларыгыз бөтенләй юкмыни?” – дип сорадым. Миңа: “Ике абзый бар шул, алар да тыныч кына күрше авылга барып “ял итеп” кайталар”, – диделәр. Тәмәке сатуга каршы да кө­рәш игълан иткән­нәр. “Авылда бер-ике генә кибеттә калды”, – дип куанышалар. Шө­кер, авыл хатыннары – исерек ир, аналар – исерек ул, бала­лар “исерек әти“ ди­гән нәрсәне бөтенләй белмиләр.

Мәктәп тормышы

Авыл мәктәбендә алты йөзләп бала белем ала. Бинага сыймагач, ике смена укыйлар. Бүген, бала табу азайган бер заманда, бу да гаҗәп күренеш. Мәктәп бинасы мактанырлык түгел, шулай да җыелышып бинаның тәрәзә­лә­рен алыштырганнар. Авылда ел саен 50-60 бала туа, шуңа күрә яңа мәктәп бинасы салу турында сөйләшүләр алып баралар. Гомумән, ул якларда хөкүмәттән әллә ни ярдәм күргәннәре булмагач, авыл халкы үз көче белән яшәргә күнеккән. Бездәге кебек нефть-газ акчасын, федераль субсидияләрне дә, грантларны да күргәннәре юк. Җомга намазыннан соң авылның хөрмәтле затлары халыкны борчыган мәсьәлә­не күтәреп чыгалар. Уртага салып сөйләшәләр һәм һәр өйдән акча җыялар. Шулай итеп мәчетләр салалар, юлларны төзәтәләр. Узган ел ике йорт янгач, бөтен авыл җы­е­лышып, аларга яңа йортлар салып биргәннәр.

Бөтенесе сата

Авылда бөтен халык – сәү­дә эшендә. Берәүләр казы­лык тутыра, икенчеләре колбаса җитештерә. Кайберлә­ренең өйләренең аскы ка­тында оекбаш тегә торган заманча җи­һазлар эшләп тора. Шулай да “озерка­”лар­ның иң яраткан сәүдәлә­ре – көнбагыш эш­кәр­теп сату. Безн­е кунак итү­че егетебез­дән: “Бу кадәр көнба­гышны ничек үсте­реп бетерә­сез?” – дип сорагач, ул: “Күп­челеген Краснодар якларыннан ташыйбыз”, – диде. Кызык, әгәр көнбагышны барыбер чит өлкәдән ките­рәләр икән, бездә дә шундый кәсеп белән шөгыльләнеп буладыр инде.

Россиядә йөзләгән авыллар юкка чыгып барган бер мәлдә, Белозерьеда дүрт мең­гә якын кешенең гөр­лә­шеп, бер гаилә булып яшәү­ләре, авылның көннән-көн чәчәк атуы бөтенесен дә шатландырмыйдыр. Дош­маннары да юк түгелдер. Раббым Аллаһ, Татарстаннан читтә яшәп тә, үз диннәрен, гореф-гадәт­лә­рен саклап яшәүче милләт­тәшлә­ре­безне бәла-ка­залар­дан сак­ла! Аларга бә­рәкәтле тормыш, якты килә­чәк насыйп итсен. Безгә дә читтә яшәүче милләт­тәш­ләребездән үр­нәк алырга язсын.

Автор: Йосыф Дәүләтшин
Чыганак: «Ватаным Татарстан«

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*