tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөселман яшьләре фикер алышу клубына әзерләнә
Мөселман яшьләре фикер алышу клубына әзерләнә

Мөселман яшьләре фикер алышу клубына әзерләнә

11 октябрьдә мөселман яшьләре фикер алышу клубының 4 нче сезоны башланып китәчәк. Беренче очрашу “Дини һәм дөнья тормышы” темасына багышлана. Без XXI гасырда – технологияләр һәм коточкыч тиз тормыш ритмында яшибез. Телефоннарда утыру, киноларга йөрү, бургерлар, кофе, кичке очрашулар… Рөхсәт ителәме? Рөхсәт ителсә, ни рәвешле? Нинди тыюлар бар? Ничек кире кагарга? Иң мөһиме – ничек шәригать кануннарын бозмаска һәм динеңне югалтмаска? Әйтер сүзегез бармы? Ул чагында, фикер алышу клубы сезне көтә! Яшьләр өчен очрашу 11 октябрьдә 17.30 сәгатьтә Галиев мәчетендә башланачак.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан “Фикер алышу клубы” утырышлары 2013 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Проект кысаларында мөселман яшьләре актуаль сорауларга җавап эзли: үз өлкәләрендә танылу алган кешеләрдән киңәш ала, социаль проблемаларны хәл итү юллары белән таныша. Очрашуларда дини мәсьәләләрдән тыш, дөньяви мәсьәләләр дә күтәрелә.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*