tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөселман яшьләре форумына 2 көн калды. Ул ничек үтәчәк?
Мөселман яшьләре форумына 2 көн калды. Ул ничек үтәчәк?

Мөселман яшьләре форумына 2 көн калды. Ул ничек үтәчәк?

Агымдагы атнаның изге җомгасында, Зөлкагдә аеның 9нчы көнендә, Болгарда VIII мөселман яшьләре форумы ачылачак. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе кысаларында ТР МДН социаль бүлеге башлыгы Айгөл Биктимирова Бөтенроссия җыенының үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләде.

Форум 12 июльдән 19 июльгә кадәр борынгы Болгар җирлегендә палаткалы шәһәрчек территориясендә узачак. Анда Россиянең һәм хәтта дөньяның төрле почмакларыннан – Татарстан, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Чувашия, Оренбург, Чиләбе, Свердловск, Самара, Төмән өлкәләре, Ямал-Ненец автономияле округы, Мәскәү, Кырым, шулай ук Казахстан, Кыргызстан һәм Мисырдан 300гә якын яшь кеше катнашырга теләк белдерде. Сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча ел саен үткәрелә торган җәйге форумга 18-30 яшьлек 100 егет һәм 100 кыз киләчәк.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап биреп, Айгөл ханым быелгы Форумның үзенчәлекләрен билгеләп үтте:

– 2019 елның 15 июнендә ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Болгарда Мөселман дин әһелләре белән очрашуы кысаларында Бөтенроссия балалар һәм яшьләр рухи-агарту лагере оештырырга тәкъдим ителде. Шөкер, ТР Диния нәзарәтенең мондый тәҗрибәсе бар һәм елына ике тапкыр җәйге һәм кышкы мөселман яшьләр форумнарын үткәрә.

Айгөл ханым белдергәнчә, мөфтият әлеге ике проектның да географиясен халыкара дәрәҗәгә кадәр киңәйтергә ниятли. Моның өчен югарыда күрсәтелгән алшартлар да бар.

Әгәр мөселман яшьләренең кышкы форумы катнашучыларының дини белемнәрен арттыруга юнәлтелгән булса, җәйге форум аларга гыйльми яктан камилләшеп калмыйча, берләшергә, танышырга, рухи яктан баерга һәм үзләренең социаль “стартапларын” – проектларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Яшьләр җыенында тәкъдим ителгән бу башлангычлар Татарстан мөфтияте һәм районнарда мөхтәсибәтләр тарафыннан уңышлы тормышка ашырылып килә. Мәсәлән, намаз һәм Ислам нигезләрен өйрәтү буенча “Ислам. Беренче адымнар” беркөнлек мәктәбе, өммәтне борчыган көн кадагындагы кискен проблемалар турында фикер алышу буенча бәхәс клубы, макулатура җыю буенча авыру балалар файдасына “Ак кәгазьгә яңа тормыш” хәйрия акциясе һәм башкалар иң популярлардан санала.

Моннан тыш, форум программасында кызыл җеп булып яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен ныгыту темасы да узачак. Алар өчен бу юнәлештә психологик треннинглар, мастер-класслар, бәхәсләр һәм түгәрәк өстәлләр оештырылачак.

Әмма форум программасының төп өлеше, билгеле, дәресләрдән  торачак. Җыенда Мөхәммәд пәйгамбәрﷺ  нәселе дәвамчысы, Ислам хокукы нигезләре буенча магистр, Дамаск университеты мөгаллиме Шәех Абдуррахим Лакрим һәм Россия ислам институты мөгаллиме, гакыйдә буенча хезмәтләр авторы, Хәнәфи фикһе, тәфсир белгече Әхмәд Әл-Хәнәфи укытачак. Яшьләрнең күбесе нәкъ менә шушы остазларның дәресләренә кызыксынуын белдереп форумда катнашырга була. Дәресләрнең төп темасы ТР мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән Тәфсир елы белән тәңгәлләшкән һәм Коръән һәм аның аңлатмаларына багышланачак. Алган белемнәрне ныгыту өчен форумда катнашучыларга махсус көндәлекләр – «активлык трекерлары» бүләк ителәчәк, алар мөһим мәгълүматлар белән танышырга һәм программаны күзәтеп торырга мөмкинлек бирәчәк. Форумның барлык дәресләре дә интернетның социаль челтәрләрендә гомуми кулланылыш өчен урнаштырылачак.

Айгөл ханым хәбәр иткәнчә, дәресләр рус һәм гарәп телләрендә барачак. Әмма җыенның бер көне тулысынча татар теленә багышланачак, бу рус телле һәм чит ил катнашучыларына татар теле мохитенә чумарга мөмкинлек бирәчәк.

Форум программасының иң югары ноктасы булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның килүе торачак. Ул яшьләр белән ачыктан ачык аралашачак һәм Коръән бәйгесен дә күреп китәчәк.

Мөселман җыены яшьләре Казаннан Болгарга 12 июль иртәсендә юл тотачак. Алар килеп төшү белән “Ак мәчет”тә җәмәгать белән җомга намазын укыячак. Форум 19 июльдә шулай ук җомга намазы белән тәмамланачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*