tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөселманнарның изге Рамазан ае башлана
Мөселманнарның изге Рамазан ае башлана

Мөселманнарның изге Рамазан ае башлана

26 май көнне, кояш баеганнан соң, мөселманнарның изге Рамазан ае башлана. Исламда һәр мөселман өчен фарыз, ягъни үтәргә тиешле булган биш гамәл бар: шәһадәт, ураза, намаз, зәкят һәм хаҗ. Изге рамазан ае барча мөселманнарга шул тиешле гамәлләрнең берсен үтәргә – ураза тотарга мөмкинлек бирә. Уразаны Раббыбыз ризалыгы өчен дип тотабыз. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримнең «Әл-Бәкара» сүрәсе, 183 нче аятендә: «Әй, иман китергән бәндәләр, сездән элекке кавемнәргә фарыз булган шикелле, сезгә дә ураза фарыз булды», – дип, уразаның фарызлыгын белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*