tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслимдә “Шәҗәрәләр – нәсел сакчысы” исеме астында очрашу узды
Мөслимдә “Шәҗәрәләр – нәсел сакчысы” исеме астында очрашу узды

Мөслимдә “Шәҗәрәләр – нәсел сакчысы” исеме астында очрашу узды

Бүген, 24 октябрь көнне Мөслим районы үзәк китапханәсендә “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы инициативасы белән “Шәҗәрәләр – нәсел сакчысы” исеме астында очрашу узды.

Чарада шагыйрь, халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләкләр иясе, Мөслим муниципаль районының Мактаулы гражданины Мөҗәһит Әхмәтҗанов һәм район үзәге мәктәпләрендә белем алучы укучылар катнашты.

Әңгәмәне җирле иҗтимагый оешма җитәкчесе Эльвира Гәрәева алып барды. Чакырылган кунак тел, матур әдәбиятнең бала формалашуында тоткан урынына тукталды, үзе ясаган нәсел агачы белән таныштырды. Шулай ук әлеге эшчәнлекне башкару серләренә төшендерде.

Мөҗәһит Зәет улы тугралар ясаучы остаз буларак та билгеле шәхес. Очрашу ахыры – төрле уен коралларында уйнап, киләсе чара – тугра ясау җыены уздырырга килешү белән тәмамланды.

Эльвира Гәрәева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*