tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөслимәләр берлеге халыкара хатын-кызлар конференциясендә катнашты
Мөслимәләр берлеге халыкара хатын-кызлар конференциясендә катнашты

Мөслимәләр берлеге халыкара хатын-кызлар конференциясендә катнашты

Татарстанның мөслимәләр берлеге рәисе Наилә ханым Җиһаншина “Тынычлык культурасын билгеләүдә хатын-кызның роле: киләчәк буын өчен уңай даирә булдыру” дип исемләнгән халыкара конференциядә катнашты. Форум Витебскида узды һәм Дөньякүләм тынычлык өчен хатын-кызлар Федерациясе, Белоруссия тынычлык фонды һәм Япония хатын-кызлар Федерациясе тарафыннан оештырылды.

Конференция мәйданчыгында Наилә ханым катнашучыларны ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең җәмгыятьтә милләтара һәм конфессияара аңлашуны формалаштыруга юнәлтелгән гаилә һәм ислам кыйммәтләрен ныгыту өлкәсендәге тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм татар мөселман хатын-кызларының үсеп килүче буын арасында әхлакый нигезләрне формалаштыруда актив гражданлык позициясе турында сөйләде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*