tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мостай Кәрим кебек шәхесебез булу белән горурланабыз!”
“Мостай Кәрим кебек шәхесебез булу белән горурланабыз!”

“Мостай Кәрим кебек шәхесебез булу белән горурланабыз!”

Бүген Башкорт дәүләт университетында тантаналы рәвештә Мостай Кәримнең мемориаль тактасы ачылды.

Чарада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның хатыны Каринэ Хәбирова, Мостай Кәримнең кызы Әлфия Кәримова, оныгы Тимербулат Кәримов, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Мемориаль тактага чәчәкләр салганнан соң кунаклар университет эченә керде. Университетның һәр этажында кунакларны җыр-моң белән төрли милләт халкы киеменә киенгән студентлар каршы алды.

Анда Мостай Кәримнең китапларыннан күргәзмә дә эшләде. Әлбәттә, чара дәвамында курай моңы яңгырап торды. Барлык кунаклар белдерүенчә, Мостай Кәрим курай моңын бик тынларга яраткан.

Арытаба кунаклар Мостай Кәрим исемендәге иҗади остаханәгә юл тотты. Анда студентлар шагыйрьнең шигырьләрен укыды. Шулай ук, уку, фән һәм иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендә зур уңышка ирешкән студентлар Мостай Кәрим исемендәге Фонд тарафыннан дипломнар белән бүләкләнде.

– Мостай Кәрим кебек шәхесебез булу белән без горурланырга һәм аны һәрвакыт хөрмәт итәргә тиешбез. Аңа багышланган кичәләрне, чараларны хупламау дөрес булмас иде. Шагыйрьгә багышланган ике көн яхшы үтсен һәм безнең балаларыбыз, оныкларыбыз өчен истәлек булып калсын, – диде Каринэ Хәбирова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*