tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мозаффария» мәктәбе кайчан ачылыр?
«Мозаффария» мәктәбе кайчан ачылыр?

«Мозаффария» мәктәбе кайчан ачылыр?

Берничә ай элек Казанда татар мөселман кызлар мәктәбе ачарга җыенулары турында хәбәр таралган иде.  Элеккеге «Мозаффария» мәдрәсәсе бинасын төзекләндереп, шул ук исемдәге мәктәп ачу хакында сүз бара.  «Татар-информ» агентлыгының матбугат конференциясендә ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Хәзерге вакытта ул бинада ремонт эшләре бара. Мәктәп быел 1 нче сентябрьдә ачылмый әле», — дип белдерде. Шулай ук башкаланың Киров районында малайлар өчен дә шундый ук уку йорты булдыру максаты белән бина бирелүен әйтеп үтте.

«Мозаффария» мәктәбе (гимназиясе яки лицее – әлегә статусы мәгълүм түгел) татар телендә һәм дин нигезләре буенча да белем бирүче уку йорты булачак.

http://magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*