tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Можга мәдрәсәсендә «Милләтем хәзинәләре» жәйге лагеры эшли
Можга мәдрәсәсендә «Милләтем хәзинәләре» жәйге лагеры эшли

Можга мәдрәсәсендә «Милләтем хәзинәләре» жәйге лагеры эшли

Можга мәдрәсәсендә татар телендә балалар өчен «Милләтем хәзинәләре» жәйге лагеры эшли. Аның максаты: балаларыбызны халкыбызның йола, гореф-гадәтләре, дине, бәйрәм, аш-сулары, әдәбияты белән таныштырып, аларга мәхәббәт уяту.

Лагерьга 6 яшьтән алып 16 яшькәчә балалар йөри. Жәйге лагерь мәдрәсә остазы Әлфия Газизулинаның һәм Можга милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Альбина Әхтәмованың көче белән оештырылган.

Төшке ашка кадәр дәресләрдә төрле темаларга әңгәмә алып баралар, яңа сүзләр, жырлар, шигырьләр өйрәнәләр, татар язучылары һәм сәнгать эшлеклеләре белән танышалар. Шулай ук ял итү вакытында халык уеннарын да уйныйлар.

Көннең икенче яртысында биредә кызыклы остаханәләр эшли. Аларда балалар татар бизәкләре төшереп түбәтәй, алъяпкычлар тегәләр, тозлы камырдан өчпочмак, вак бәлеш, кош теле ясыйлар. Лагерьга йөрүчеләр үзләренең гаилә шәжәрәләрен дә төзегәннәр. Барсы да бертавыштан: «Безгә биредә бик ошый» -диләр.

Эльвира Насибуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*