tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Можга шәһәрендә “Савымчы кияү” спектакелен күрсәттеләр
Можга шәһәрендә “Савымчы кияү” спектакелен күрсәттеләр

Можга шәһәрендә “Савымчы кияү” спектакелен күрсәттеләр

Кичә, 2 февралдә,  Можга шәһәренең “Октябрь” мәдәният йортында  “Очкын” үзешчән татар театры Ш.Хөснуллинных “Савымчы кияү” спектакелен күрсәтте. Килгән тамашачылар артистларны алкышлап каршы алдылар. Яшьләр һәм өлкәннәр тамаша алдыннан Муса Җәлилнең иҗаты белән таныштылар, “Вәхшәт” шигырен тыңладылар.

Ижаудан килгән кунаклар – “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире һәм республиканың татар милли-мәдәни автономия җитәкчесе Рәмзия Габбасова һәм “Спартак” мәдәният йортының “Чулпан”театр җитәкчесе Рәфилә Рәсулова Можга артистларына зур бәя бирделәр һәм республика үзешчән театрлар конкурсына чакырдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*