tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Можга татарлары “Болгар радиосы”н тыңлар өчен акча җыя
28.11.2018 - Пк, VI Национальная музыкальная премия "Болгар радиосы"  (фото Салават Камалетдинов)
28.11.2018 - Пк, VI Национальная музыкальная премия "Болгар радиосы" (фото Салават Камалетдинов)

Можга татарлары “Болгар радиосы”н тыңлар өчен акча җыя

Можгада яшәүче милләттәшләр “Болгар радиосы”н тыңлар өчен акча җыюны дәвам итә. Бу хакта Можга татарлары автономиясе яза.

“Болгар радиосы” Можгада 2018 елның март ахрыннан 91,7 FM ешлыгында эшли башлаган иде. Бүгенге көндә Можга – Удмуртиядә “Болгар радиосы”н тыңлаучы берәнбер шәһәр. Можгалылар радио тыңласын өчен гап-гади машина йөртүче Фәрит Файзрахманов үз кесәсеннән чыгарып, ел ахырына кадәр түләде .

Ә 2019 елда “Болгар радиосы”н тыңлау өчен 110 мең сум акча кирәк. Бер кеше генә ул кадәр акча түли алмый. Хөрмәтле милләттәшләр! Әгәр киләсе елда да татар радиосын тыңлыйсыгыз килсә, әйдәгез, бергәләшеп акча җыябыз!”,- дип мөрәҗәгать итә Можга татарлары милләттәшләргә.

Автономиянең социаль челтәрдәге төркемендәге хисаптан күренгәнчә, һәр кеше финанс мөмкинлекләреннән чыгып, 100 сумнан алып, 1500 сумга кадәр өлеш керткән.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*