tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Можгада беренче тапкыр «Уйна, гармун» фестиваль-бәйгесе гөрләде
Можгада беренче тапкыр «Уйна, гармун» фестиваль-бәйгесе гөрләде

Можгада беренче тапкыр «Уйна, гармун» фестиваль-бәйгесе гөрләде

16 февральдә  Удмуртия Республикасының Можга шәһәрендә беренче тапкыр «Уйна, гармун» фестиваль-бәйгесе узды. Сәхнәгә 7 оста гармунчы чыкты. Алар халкыбызның көйләрен сыздырып  уйнадылар да, моңланып жырладылар да. Ике  номинациядә жиңүчеләр билгеләнде: «Татар музыка әсәрләренең көйле башкарылуы» номинациясе  Петров Владимир (Пычас), “Үзе уйный, үзе җырлый” номинациясендә Илгизәр Хасанов.  Башка номинация ияләре:  «Иң өлкән катнашучы» –  Кубашев Камил Гарипович, Гармонист-самородок»  – Гарапшин Рамазан; «Татар халык җырларын иң яхшы башкаручы» – Абдуллина Гөлсинә, “Җанлы гармун иясе» – Галлямутдинов Ильнур ; “Гармунга тугрылык өчен»” –  Заколюкин Александр.

Бәйрәмдә матур чыгышлар күп булды. 20 нче бакча балалары, 8 гимназия, сәнгать мәктәбе укучылары, яшьләребез, «Кояш нурлары» ансамбле сабыйлары тамашачыга үз ижатларын бүләк иттеләр. Залда утыручы тамашачылар  сәхнә осталарына алкышларын кызганмадылар. Чараның махсус кунаклары – Әгерже «Көмеш телле гармун» халык ансамбле дә Можга татарлары  күңеленә хуш килде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*